tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллының Гали Акыш исемендәге лицее төбәкләрдәге балаларны милли белем алырга чакыра
Чаллының Гали Акыш исемендәге лицее төбәкләрдәге балаларны милли белем алырга чакыра

Чаллының Гали Акыш исемендәге лицее төбәкләрдәге балаларны милли белем алырга чакыра

Чаллының Гали Акыш исемендәге 84 нче лицее директоры Фирдәүсә Әюпова Россия төбәкләреннән балаларны үзләрендә милли белем алырга чакырды.

Ул Казанда «Адымнар — белем һәм бердәмлеккә юл» күп телле мәктәбендә «Ак калфак» оешмасы хатын-кызлары белән очрашуда лицейда 5 нче сыйныфтан балалар кабул ителүен әйтте. «Чаллы тирәсендәге балаларның килеп, интернатта торып уку мөмкинлеге бар. Актаныш, Сарман, Тукай, Мамадыш, Әгерҗе районнарыннан килеп укыйлар», — диде.

Фирдәүсә Әюпова кадрлар мәсьәләсенә тукталды. «Кызганыч, балалар бакчаларындагы татар төркемнәре, башлангыч мәктәптә татар сыйныфлары эше без теләгәнчә үк түгел. Татарча тәрбия бирердәй тәрбиячеләрне, укыта алырдай укытучыларыбызны әзерли торган факультетлар юк. Кадрлар мәсьәләсен ничек тә булса алга җибәрү максатыннан, 8 нче сыйныфка балалар тупларга булдык», — диде.

Россиянең төрле өлкәләреннән килгән ханымнарга мөрәҗәгать итеп, ул балалар бакчаларында татар тәрбиячеләре, башлангыч сыйныф укытучылары булырга теләгән балаларны лицейга чакырды. «Әхлаклы, тырыш кызларны көтәбез. Тулысынча татар телендә укый, имтихан тапшыра алачаклар. 9 сыйныфтан соң бездән ерак түгел педагогик көллиякә кереп, татар телендә укуларын дәвам итәргә мөмкинлекләре бар», — диде.

«Татар балалар бакчасына барып, нәниләр белән татарча шөгыльләнеп, милли традицияләребезне, гореф-гадәтләребезне, татар телен өйрәтерләр иде. Бәлки, чит төбәкләрдән килгән балалар аннары үзегезнең төбәкләргә кайтып, шундый татар балалар бакчасында эшләр иде. Безнең тәкъдимне җиткерсәгез иде», — диде Фирдәүсә Әюпова.

Ул үзе дә «Адымнар» кебек мәктәп турында хыяллануын әйтте. «Минем хыялымдагы мәктәп шушындый зур, заманча булырга, бу мәктәпкә балалар бакчадан ук, гаиләдән үк саф татарча сөйләшеп килеп керергә тиеш. Кимендә өч телне камил белгән заманча укытучылар булырга, укучылар кимендә өч телне камил белеп, милли тәрбиясен балаларына, оныкларына тапшыра алырлык булып чыгарга тиеш», — диде.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*