tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Рәшидә абыстай Исхакый истәлегенә багышланган “Калфак туе” узды
Казанда Рәшидә абыстай Исхакый истәлегенә багышланган “Калфак туе” узды

Казанда Рәшидә абыстай Исхакый истәлегенә багышланган “Калфак туе” узды

Бүген “Чулпан” мәдәни үзәгендә VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы кысаларында “Калфак туе” чарасы узды. Быел әлеге чара “Гомер дисбесе” дип исемләнгән иде һәм ул Рәшидә абыстай Исхакый истәлегенә багышланды.
Җырлы-биюле, мәгърифәти чара Рәшидә абыстайның тормыш юлын, аның истәлекләрен бәян итүдән гыйбарәт булды. Шулай ук чарада җырчылар Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Гөлназ Гафурова, Рөстәм Насыйбуллин һәм “Сәйдәш” бию ансамбле чыгыш ясадылар.

Бәйрәмнең рәсми өлешендә җыелган хатын-кызларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова сәламләде.

Үз чыгышында Данис Шакиров конгрессның татар хатын-кызлары эшчәнлегенә карата хәерхаклы булуын, 4 елга бер тапкыр татар хатын-кызлары съезды, ә 2 елга бер тапкыр форум оештырылуын әйтеп узды. “Рәшидә абыстайны белмәгән кеше юк. Ул татар тарихындагы мәгърифәтче хатын-кызларның лаеклы дәвамчысы иде”, – дип ассызыклады Татар конгрессы җитәкчесе.

Рәшидә ханымның әлеге чарага 4 кызы килгән иде, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук чарада үз җирлекләрендә актив эшчәнлек алып барган гүзәл затларыбыз Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Белешмә өчен:

Татар мөселман дөньясының мөхтәрәм абыстае, остазбикәсе, үрнәк татар хатыны, ихлас күңелле шагыйрә, галимә, мәшһүр милләт анасы Рәшидә Габдулла кызы Исхакый 12 балалы ишле гаиләдә үсеп, 6 бала тәрбияләгән, йөздән артык онык һәм оныкчыкның дәү әнисе иде. Абыстай 2016 елның апрелендә вафат булды.

Булат Ибраһимов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*