tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киләсе елда Идел елгасы буенда урнашкан төбәкләрне берләштергән Идел буе Сабантуе була
Киләсе елда Идел елгасы буенда урнашкан төбәкләрне берләштергән Идел буе Сабантуе була

Киләсе елда Идел елгасы буенда урнашкан төбәкләрне берләштергән Идел буе Сабантуе була

Татарстан Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев киләсе елда Идел буе Сабантуе оештырылачагын әйтте.

«Су юлы дигәндә, үз вакытында Оренбург өлкәсе, Башкортстан, Татарстан халкын җыеп, Ык буе Сабантуен уздыра башлаган идек. Киләсе елда Идел буе Сабантуен үткәрәбез. Идел елгасы буенда унбиш төбәк урнашкан. Шул ук вакытта 26 өлкәнең инеше Иделгә коя. 41 төбәк Идел елгасы белән бәйле, аның күбесе – татарлар. Шуның нигезендә дә, без эшне алып барачакбыз», – диде ул.

Милли Шура рәисе фикеренчә, Сабантуй халыкны берләштерә, бөтен милләтләргә татар халкының кунакчыл икәнен күрсәтә.

«Быел беренче тапкыр Казахстанда Иртыш буе Сабантуен үткәрдек. Сабантуй алдыннан элек мәдәни чаралар үткәргән булсак, без хәзер дөньякүләм конференцияләр дә алып барабыз», – диде Васил Шәйхразыев Милли Шура эшчәнлегенең еллык нәтиҗәсенә багышланган матбугат очрашуында.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*