tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Китап авторы – атаклы публицист, прозаик, тәрҗемәче, умартачы.
Китап авторы – атаклы  публицист, прозаик, тәрҗемәче, умартачы.

Китап авторы – атаклы публицист, прозаик, тәрҗемәче, умартачы.

Рус телендә иҗат итеп, Татарстанны һәм татар халкын дөньяга таныткан, классик татар әсәрләрен рус теленә тәрҗемә иткән публицист һәм прозаик Марсель Зариповның тууына 90 ел тулды. Шул уңайдан Татарстан журналистлар берлегендә Марсель Зариповның тормыш һәм иҗат юлын искә алганда әдипнең иҗади казанышлары турында ассызыклап әйтелде.


Бу чара Марсель Зарипов үзе вафат булганнан соң басылып чыккан «Город особого назначения» китабы чыгу уңаеннан үткәрелде. Анда билгеле каләм ияләре, матбугат ветераннары килгән иде.


Журналистлар берлеге идарәсенең башкарма директоры Ралия Фәтхетдинова Марсель Зариповның тормыш юлы турында сөйләп, аның якыннары, туганнары белән таныштырды.

Марсель Харис улы Сарман районы Янурыс авылында туган. Ул 14 яшеннән эшкә керешеп, завод эшчесе, нефтьче һөнәрләрен үзләштергән, Әлмәт шәһәре газетасы редакциясендә журналистикага кереп киткән. М.Зарипов 25 ел дәвамында партия Үзәк Комитеты басмасы «Советская Россия» газетасының Казандагы үз хәбәрчесе сыйфатында зур Совет иленә билгеле журналист буларак таныла.


Аның тирән фикерле каләм остасы, сәясәтне тирән аңлаучы дәүләт эшлеклесе булуы турында элекке хезмәттәшләре – «Социалистическая индустрия» газетасында үз хәбәрче булып эшләгән Умәр Богдалов, «Комсомольская правда»ның Идел буе төбәкләре буенча үз хәбәрчесе Римзил Вәлиев, «Сельская жизнь» газетасының үз хәбәрчесе Илдар Закиров, татар матбугаты ветераннары Марат Әмирханов, Мөнир Әһлиуллин, Хәбибрахман Шәфигуллин, Әлмәт журналисты София Гарифуллина кызыклы хатирәләре белән бүлештеләр.


20 китап авторы Марсель Зарипов әсәрләрендә республиканың икътисади үсеше, көчле рухлы шәхесләре һәм XX гасыр ахырында барган вакыйгалар тасвирлана. Бу әсәрләрдә публицистика, проза жанрларында Татарстан, аның индустриаль үзәкләре, икътисади алгарыш серләре бөтен дөньяга ачып салынган.

Шул хезмәтләре өчен Марсель Зарипов – журналистика һәм публицистика өлкәсендә тарихта беренче тапкыр – Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. Журналистика өлкәсендә мондый бәяләү хәзергә бердәнбер очрак.
Журналистлар берлегендә китап авторының тормыш юлы турындагы күргәзмәгә авторның шәхси әйберләре, тарихи документлар куелган иде. Ул чыннан да сирәк очрый торган кызыклы шәхес иде, -дип искә алалар журналистика аксакаллары.

Марсель Харис улын искә алу кичәсенә килүчеләр фикеренчә, үзәк матбугатта һәм чит илләрдә Татарстанны таныткан көчле публицистларны табу һәм үстерү максатында Марсель Зарипов исемендәге махсус премия булдыру урынлы булыр иде. Бу тәкъдимне Журналистлар һәм Язучылар берлекләре уртак акция буларак гамәлгә куйсын иде дигән киңәш тә әйтелде.


Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары шагыйрь, профессор Рифат Җамал Марсель Зариповның саллы журналист, яхшы прозаик, талантлы тәрҗемәче булуын ассызыклады. Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур» романын, Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – кырык беренче ел балалары» әсәрен рус теленә тәрҗемә итүе генә дә Марсель аганың әдәбиятка гаять зур өлеш кертүен дәлилли.

«Город особого назначения» китабын чыгаруга атаклы журналистның хатыны Саяра ханым зур көч салган. 5 ел элек, Марсель Зарипов вафат булгач, Түбән Кама шәһәре турында публицистик күзәтүләр һәм очерклар кулъязмасы өстәл тартмасында ятып кала. Алдан сөйләшеп язылган китапны бастыру өчен Саяра ханым бик зур тырышлык куя. Аның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка хат язып, ярдәм сорап мөрәҗәгать итуе эзсез калмый. Мәдәният министрлыгы бу зур әсәрне республика китапханәләре өчен Татарстан китап нәшриятында1000 данә тираж белән бастырып чыгара.

Журналистлар берлегендә үткән чарада Марсель Зариповның иҗаты, үзәк матбугатта уңышлы эшләве, үзе киткәч аның иҗади хезмәтен саклап, дөньяга чыгарган Саяра Зарипованың фидакарьлеге турында сокланып сөйләделәр.

«Советская Россия» газетасында 25 ел дәвамында эшләгәннән соң Марсель Зарипов, лаеклы ялга чыгып, чирек гасыр гомерен бал кортлары дөньясына, умартачылык һөнәренә багышлый. Ул бу эшне дә уңышлы итеп башкарып чыга. 30 дан артык умарта тотып, елга бер тонна бал җитештерүгә ирешә, иң мөһиме – бал кортлары дөньясы турында умартачылар китапханәсе өчен унлап китап чыгара. Зариповларның улы, «Монолит» бетон заводы җитәкчесе Илдар Марсель улы Зарипов аның умарталарын карый, әтисенең рухи һәм матди мирасын кадерли.

Булдыклы, хезмәт сөючән, тирән фикерле журналист М.Х. Зариповның 580 битлек яңа китабы Түбән Каманың, Татарстанның дөнья хәритәсендәге күркәм урынын күрсәтә. Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган абруйлы журналист Марсель Зарипов яшь буынга үрнәк матбугат хезмәткәре һәм милләтпәрвәр әдип буларак тарихка керә.
Үзәк матбугатта үз хәбәрче булып эшләгән коллегалары аксакал публицист турында истәлекләр китабын «Он в нашем сердце» («Ул безнең йөрәктә») дигән исем белән бастырып чыгарган иделәр. Чыннан да, республикага, татар халкына хезмәт иткән бу уникаль шәхеснең тормышы юлы һәм иҗаты онытылмаска, киләчәк заман публицистларына үрнәк булып сакланырга хаклы.


Римзил Вәлиев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*