tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулы районы имамнары мәчетләргә яшьләрне җәлеп итә
Баулы районы имамнары мәчетләргә яшьләрне җәлеп итә

Баулы районы имамнары мәчетләргә яшьләрне җәлеп итә

Утырыш барышында районның имам мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов мәчетләрне авыллардагы балалар бакчалары, мәктәпләр белән тыгызрак элемтәдә эшләргә чакырды.

Имамнарның күчмә җыелышы барышында һәрвакыт алда торган проблемаларны чишү юллары эзләнә. Бу юлы да шулай булды.

–Быел Васькино –Туйралы авылында яңа мәчет ачуга ирештек, тик әле анда эшләнәсе эшләребез байтак, – ди  Васькино-Туйралы авылының “Шәрип” мәчете имамы Рафаэль хәзрәт Хәсәншин. – Мәчетебез әлегә утын белән җылытыла. Киләчәктә газ кертүне планлаштырабыз. Бүгенге көндә ярдәм итеп торган авылдашларга рәхмәт, утынны кисештеләр, ярыштылар.

Рафаэль хәзрәт Хәсәншин сүзләренчә, мәчет әле күптән түгел генә ачылуга карамастан, ике төркем хатын-кызлар, бер төркем ир-егетләр дини уку дәресләренә йөри башлаганнар. Җылылык белән дә эшләр хәл ителсә, балалар өчен дә төрле чаралар үткәрүне күздә тоталар.

Баулы районында иң беренче салынган мәчетләрнең берсе Татар Кандызы авылының “Шәйхулла” мәчете. Ул 25 ел элек куллануга тапшырылган.

–Быел 27 нче ноябрьдә мәчетебезнең 25 еллык юбилее, – ди Инзил хәзрәт Имаметдинов. – Шул дәвер эчендә мәчеттә бер тапкыр да төзекләндерү булмады. Шуңа күрә мәчетнең нигезен, эчке һәм тышкы ягын төзекләндерерүне алга бурыч итеп куябыз. Ярдәм итүчеләр булса, бик сөенер идек.

Инзил хәзрәт Имаметдинов сөйләвенчә дә, Татар Кандызы мәчетендә җомга намазларына авыл халкы теләп килә. Бигрәк тә бәйрәм көннәрендә читтән кайткан авылдашлар, кунаклар күп була.

Утырыш барышында авыл мәчетләрендә барган көндәлек эшләр хакында да отчет тоттылар. Бигрәк тә яшьләр, балалар белән эшләүгә игътибарны арттыру зарур. Бу юнәлештә Исергәп һәм Кызылъяр авылы имамнарының эше үрнәк итеп күрсәтелде.

bavly-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*