tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Композитор Эльмир Низамов: Җанисәп – үз фикереңне белдерү өчен яхшы мөмкинлек
Композитор Эльмир Низамов: Җанисәп – үз фикереңне белдерү өчен яхшы мөмкинлек

Композитор Эльмир Низамов: Җанисәп – үз фикереңне белдерү өчен яхшы мөмкинлек

Ил күләмендә халык санын исәпкә алу дәвам итә. «ВТ» шул уңайдан танылган шәхесләрнең фикерләрен туплады.

Эльмир Низамов, композитор:

– Халык санын алуда, әлбәттә, катнаштым. Миңа калса, бу – ил генә түгел, кешелек җәмгыяте өчен мөһим вакыйга. Дөнья үзгәрә, без дә үзгәрәбез. Аннан соң, җанисәп – үз фикереңне белдерү өчен дә яхшы мөмкинлек. Һәркем үзен нинди милләт вәкиле итеп тоя, шулай җавап бирергә тиеш. Без, татарлар, күпмегә артканбыз икән – минемчә, милләте турында уйлаган һәркемгә бу да кызыктыр. Сан сыйфатка күчә, дигән гыйбарә бар бит. Ул нәкъ менә бу очракка туры килә дә инде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*