tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Новосибирск өлкәсе Губернаторының Беренче урынбасары Юрий Петухов белән очрашты
Васил Шәйхразыев Новосибирск өлкәсе Губернаторының Беренче урынбасары Юрий Петухов белән очрашты

Васил Шәйхразыев Новосибирск өлкәсе Губернаторының Беренче урынбасары Юрий Петухов белән очрашты

Бүген Новосибирск өлкәсе Губернаторы Администрациясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Новосибирск өлкәсе Губернаторының Беренче урынбасары Юрий Петухов белән эшлекле очрашуы узды.

Очрашуда шулай ук Новосибирск өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы Әмир Гәрәев һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев катнашты.

ТР Вице-премьеры өлкә җитәкчелегенә Татарстан делегациясенә күрсәтелгән кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде һәм ике регион арасында хезмәттәшлекне ныгытуга өмет баглавын билгеләп үтте.

Исегезгә төшерәбез, бүген Васил Шәйхразыев Новосибирскта Татар мәдәният йортын ачу тантанасында катнашачак. Кичен кунаклар Новосибирск шәһәрендә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе оешуга 25 ел тулу уңаеннан “Без бергә!” дип аталучы юбилей концертын караячак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*