tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новосибирск шәһәрендә Татар мәдәнияте йорты ачылды
Новосибирск шәһәрендә Татар мәдәнияте йорты ачылды

Новосибирск шәһәрендә Татар мәдәнияте йорты ачылды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев бүген Новосибирск шәһәрендә Татар мәдәнияте йорты ачылышында катнаша. Тантанага килүчеләр арасында шулай ук Новосибирск өлкәсе губернаторы урынбасары Ирина Мануйлова, Новосибирск шәһәре мэры вазифаларын башкаручы Геннадий Захаров, биредә эшләп килүче татар оешмалары җитәкчеләре һ.б.

Тантана “Мирас” ансамбле башкаруындагы “Себер” җыры белән башланып китте. Чарага җыелучыларны сәламләп, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев бүгенге чараны мөһим вакыйга дип билгеләп узды. “Татар мәдәнияте йорты – Новосибирск өлкәсендә яшәүче татарларның һәм башка милләт вәкилләренең дә яраткан урынына әйләнер.” -диде.

Кунаклар татар мәдәнияте йорты белән танышты. Үзәктә татар халкының тормыш-көнкүрешен чагылдырган күргәзмә урын алган. Монда шулай ук милли  ризыкларыбыздан да авыз итеп булачак. Иҗат коллективлары өчен кабинетлар, китапханә, уку бүлмәләре бар. Тавыш яздыру студиясе дә эшләячәк. Концертлар, фестивальләр үткәрү өчен дә мәйдан булдырылган.

Татар мәдәнияте йорты Татарстан һәм Новосибирск өлкәсе җитәкчеләренең хезмәттәшлеге ярдәмендә барлыкка килде. Ул элеккеге балалар бакчасы бинасында урнашкан. Биредә төзекләндерү эшләре алып барылды.

Үзәкнең ишегалды да заманча, матур чаралар уздыру өчен көйләнгән. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев  һәм кунаклар  яңа ачылган үзәкнең ишегалдында яшь үсентеләр  утыртты.

Исегезгә төшерәбез, Новосибирск өлкәсенең татар мәдәни үзәге 1990 нчы елда барлыкка килгән иде. 2020 нче елда аңа 30 ел тулды. Аның канат астында 11 клуб эшли, ел дәвамында 60 ка якын чара уздырыла. Үзәк өлкәдәге башка мәдәни оешмалар белән дә хезмәттәшлек итә. Биредәге коллективлар төрле конкурслар, фестивальләрдә дә актив катнаша.

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*