tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Коръән-каләмгә Татарстан мөфтияте әзерләгән мәгънәви тәрҗемә кертелде
Коръән-каләмгә Татарстан мөфтияте әзерләгән мәгънәви тәрҗемә кертелде

Коръән-каләмгә Татарстан мөфтияте әзерләгән мәгънәви тәрҗемә кертелде

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасының аудиоязмасы Төркиянең Coşkun Teknoloji Ve Yayincilik нәшрияты тарафыннан электрон Коръән-каләмгә кертелде. Мөселманнар арасында шактый популярлык казанган әлеге гаджет каләм рәвешендә эшләнеп һәм махсус Коръән басмасы белән бер комплектта килеп, аятьләрне номер буенча танып ала һәм аның гарәпчә әйтелешен, шулай ук башка төрле телләргә тәрҗемәсен әйтеп бирә. Шулай итеп, Төркиядә чыгарылучы җайланма программасында хәзер Коръәннең татарчага тәрҗемәсе дә урнаштырылды. Аятьләрнең мәгънәви тәрҗемәсе танылган телевидение алып баручысы Илдар Кыямов тавышы белән әйтелә. Аудиотәрҗемә Диния Нәзарәтенең “Азан” радиосында яздырылып, 40 сәгатьлек аудиоязма булып быел дөньяга чыккан иде.

Моннан тыш, төрек кардәшләр якын киләчәктә Коръән-каләмгә Коръәннең Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан яздырылган аудиоверсиясен дә кертергә ниятли. Тиздән татарча һәм русча тәрҗемәләрнең аудиоязмаларын Диния Нәзарәте мобиль кушымталар рәвешендә дә чыгарачак, шул вакытта басмалар белән бөтен өммәтне бушлай тәэмин итәргә мөмкин булачак һәм теләгән һәркем алар белән таныша алачак.

“Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” һәм “Калям Шариф. Перевод смыслов” фундаменталь хезмәтләре ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәләре булып тора. Алар узган елны – Татарстанда игълан ителгән Тәфсир елы кысаларында дөнья күрде. Әлеге тәрҗемә квалификацияле белгечләр – хафизлар, кыйраәт, фикъһе, гакыйдә буенча галимнәр, рус, татар һәм гарәп телләрен яхшы белгән филологларның җиде ел дәвамында башкарган коллектив эшчәнлек нәтиҗәсе булып тора. Басмаларның һәрберсе өчәр тапкыр нәшер ителде. Хәзерге вакытта да сатуда бар.

Коръән-кәламгә тәрҗемәләрне кертү – Coşkun Teknoloji Ve Yayincilik нәшрияты белән Диния Нәзарәте арасында беренче генә тапкыр хезмәттәшлеге түгел. Алдагы елда Нәшрият Нәзарәтнең халыкара стандартлар буенча әзерләнгән Коръән басмасын Төркиядә 12 мең тираж белән бастыра. Файлларны мөфтият бушлай тапшырды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*