Тубыл районында “Татар мәдәнияте көннәре”н февраль аенда үткәрү традициягә керде. Быел халкыбызның бай мәдәнияте, туган теле, гореф-гадәтләре, мәдәни мирасы сакланганын күрсәткән чара Тубыл районының Надцы авылында “Татар мәдәнияте көннәре Тубыл районында” иҗади фестиваль “Фатирник” форматында үтте. Бәйрәм күңелле, дәртле һәм моңлы татар җырлар яңгыратып, татар биюләр күрсәтеп ачылды. Катнашучыларны, тамашачыларны Надцы авыл мәктәбенең актлар залы сәхнәсеннән район башлыгы урынбасары Елизавета Костылева, өлкә дума депутаты Регина Юхневич, Надцы авыл поселениесе башлыгы Юлия Тарханова котладылар.
Сәхнә түренә чакырылган Тубыл шәһәре, Тубыл, Вагай районнарыннан килгән танылган җырчылар, яшь талантлар, ”Яшьлеккә сәяхәт” ветераннар ансамбле җырладылар. Яшь йолдызлар Альберт, Алмаз Көлмәмәтовларның чыгышлары тамашачыларның мәхәббәтен яулады. ”Фатирник”ны оста, үзенчәлекле алып баручылар Ксения Олькова, Зуфар Корманов җылы алкышларга лаек булдылар. Зөфәр Ринат улы:”Бу чарага зур тырышлык белән әзерләндек. “Фатирник”та ихлас күңелдән аралаштык. Җырчылар җырлап, биючеләр дәртле татар биюләрен башкарып тамашачыларыбызның күңелен, мәхәббәтен яуларга тырыштылар. Тамашачылар залында укучылар, яшьләр күп булды. Алар һәр чыгыш ясаучыны җылы каршы алдылар. Бәйрәм кунаклары танылган рәссам-график, Б.Урманче исемендәге премия Лауреаты Нияз Хаҗиәхмәтовның “Ерактагы якыннар” постерлар сериясеннән күргәзмәне карадылар. Кул эшләре буенча оештырылган остаханәләрдә катнаштылар, бизәнү әйберләре, декоратив тәлинкәләр эшләделәр. Халкыбызның кунакчыллыгын күрсәткән милли ризыклар белән әзерләнгән чәй табыны артында сыйланып, аралашырга, тәҗрибә белән уртаклашырга да мөмкинлек булды. Фестиваль кысаларында Тубыл район мәдәният үзәге белгечләре катнашында күчмә бәйрәм программалары 13 авылда оештырылачак. Фестивальдә җиңүчеләр 1, 2, 3 дәрәҗә дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәкләр.
Надцы авылында узган татар мәдәнияте көненең кичке иҗади программасын Тубылның танылган җырчысы Илтус Уразмәмәтов һәм аның иҗади төркеме “Илтус һәм дуслары” дәвам итте”,-дип сөйләде.
Римма Умитбаева