tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Котлыйбыз
Котлыйбыз

Котлыйбыз

Бүген күренекле татар шагыйре, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев 75 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

Хөрмәтле Разил Исмәгыйль улы!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне гомер бәйрәмегез – 75 яшь тулган көнегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Сезнең татар дөньясында үзегез тоткан ныклы урыныгыз бар. Каләмегезне “Казан утлары”, “Ялкын” кебек зур тарихлы журналларда чыныктырып, алга таба Сез Чаллы язучылар оешмасында, Татарстан Язучылар берлегендә җаваплы урыннарда хезмәт куйдыгыз. Китап ярату Сезнең күңел халәтегездер, Татарстаныбызның иң абруйлы Милли китапханәсен озак еллар җитәкләвегез шуның ачык мисалы булып тора.

Әлбәттә, талантлы кеше бар яктан да талантлы була. Сез әдәбият һәм журналистика белән генә чикләнмичә, үзегезне сәяси һәм иҗтимагый өлкәдә дә күрсәтә алдыгыз. Халкыбыз тарафыннан Татарстан Республикасының Югары Советы, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты булып сайлануыгыз да Сезнең шәхесегезгә карата ихтирам һәм хөрмәтне күрсәтә. Ике дистә елга якын
Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе булып торуыгыз да Сезне оста сәясәтче, үз эшегезгә карата җаваплы икәнегезне күрсәтте.

Шунысы шатландыра, бүгенге көндә Сез чын мәгънәсендә үзегезнең тырышлыгыгыз һәм талантыгызга карата хакимият һәм халык тарафыннан югары бәя алган, игътибарга лаек шәхесләребезнең берсе булып торасыз. Гомер бәйрәмегез уңаеннан Сезгә саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим. Иҗат чишмәгез беркайчан да саекмасын, янәшәгездә һәрвакыт якыннарыгызның ярдәмен һәм ихтирамын тоеп, озак еллар буе яшәргә насыйп булсын.

Олы ихтирам белән,

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе
В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*