tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Котлыйбыз!

Бүген Казан Кирмәнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе
Ф.Х. Мөхәммәтшин катнашында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең хезмәттәшебез, Бөтендөнья татар конгрессы республика иҗтимагый фондының кадрлар бүлеге башлыгы Гарипова Рәисә Шәүкәт кызы да бар. Аңа ТР Президенты Указы нигезендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, татар милли мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш кертүе өчен «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылды.

Хөрмәтле Рәисә Шәүкәт кызы, Сезне чын күңелдән әлеге мәртәбәле бүләк алуыгыз белән тәбрик итәбез. Сезнең тәҗрибәгез һәм эш сөючәнлегегез, һәр башлаган эшегездә югары күрсәткечләргә ирешә белүегез күпләр өчен үрнәк булып тора. Сезгә саулык-сәламәтлек, имин көннәр насыйп булсын. Киләчәктә дә үз кыйблагыздан таймылмыйча, тагын озак еллар дәвамында милләтебезгә, илебезгә хезмәт итүегезне телибез.

Иң изге теләкләр белән,
Бөтендөнья татар конгрессы коллективы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*