tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рамазанга әзерлек уңаеннан узган Коръән курсларында 200-гә якын кеше белем алды
Рамазанга әзерлек уңаеннан узган Коръән курсларында 200-гә якын кеше белем алды

Рамазанга әзерлек уңаеннан узган Коръән курсларында 200-гә якын кеше белем алды

31нче мартта, Казан мәчетләрендә ике ай дәвамында үткәрелгән Коръән укырга өйрәтү дәресләренә нәтиҗәләр ясалды. Әлеге чара Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында оештырылган иде. Дәресләрне Рамазан-шәриф аена әзерләнү максатыннан КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге белгечләре үткәрде. Укучылар – барлыгы 194 кеше 2 февральдән (ягъни Раҗәб аеның 1нче көненнән) Казанның 8 мәчетендә танылган татар галиме Әхмәтһади Максудиның “Мөгаллим сәни” китабы буенча дәресләр алды. Алар 18 дәрестә гарәп әлифбасын үзләштерде, тәҗвид кагыйдәләрен, Коръән уку кагыйдәләрен, Изге Китапка булган әдәпләрне өйрәнде. Бүген исә курслар төгәлләнү уңаеннан, Россия ислам институтында курсларны уңышлы тәмамлаучыларга таныклыклар тапшыру һәм остазларны хөрмәтләү чарасы үткәрелде.

Тантанага җыелучыларны Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин һәм КИУ проректоры, ислам фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев сәламләде һәм үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде.

Мөфти урынбасары Изге Китапны укырга өйрәнү дәресләренең бик мөһим булуын билгеләп үтте. “Һәрбер мөселман – Коръәнне дөрес укырга омтыла. Без Нәзарәт белән бергәлектә беренче тапкыр әлеге проектны уңышлы башкарып чыктык. Курслар бик нәтиҗәле узды”, – дип, Рәфикъ хәзрәт укучыларны мөселман дини уку йортларына, Коръән ятлау үзәкләренә укырга чакырды. Ә үз чиратында Рөстәм хәзрәт Нургалиев Коръәнне өйрәнүнең һәм укуның фазыйләтләре хакында бик үтемле вәгазь белән чыгыш ясады. Аннары җитәкчеләр “Казан нуры”, “Рәшидә”, “Иман нуры”, “Гаилә”, “Нурислам”, “Зәңгәр”, “Әниләр”, “Апанай” мәчетләрендә белем биргән остазларга истәлекле бүләкләр бирде. Бер үк вакытта алар РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе тарафыннан остазларга күрсәтелгән матди ярдәмнәрне дә тапшырып узды.

Алга таба КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән-хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшит хәзрәт Фәизов кулыннан 80 ир-ат һәм 114 хатын-кыз сертификатлар алды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*