tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сафаҗай акция игълан итә
Сафаҗай акция игълан итә

Сафаҗай акция игълан итә

Изге Рамазан аена санаулы сəгатьлəр генə калды, мөселман галимнəре белдерүе буенча, изге аебыз бүген кояш баю белəн керə. “Бишенче намаздан соң тəравих əйтелə, уразаның беренче көне итеп 2 апрель санала, 2 майда Ураза бəйрəме булыр”, – дип язылган имамнар чы- гарган карарда. Соңгы ике ел дəвамында Сафаҗай авылы активистлары тарафыннан Рамазан аенда “Якыныңа ярдəм ит” акциясе кысаларында җыелган 150 мең сумнан артык акчага Сафаҗайның “Авылдан” оешмасында җитештерелгəн котлет, пилмəннəрдəн торган җыелмалар һəм кеше башына 3-5 мең сум акча исəбеннəн 2020 елда – 38, 2021 елда 39 кешегə ярдəм күрсəтелде.

Быел да бу төр ярдəм чарасын дəвам итəрбез, чөнки илебез тарихындагы бүгенге катлаулы чорда безгə икелəтə бердəм булып, мохтаҗларга тагы да зуррак күлəмдə ярдəм итү кирəк. Һəм ул ярдəмне 2021 елның маенда теркəлгəн “Сафаджай. Благо- денствие” хəйрия фонды аша оештыру планлаштырыла. Изге Рамазан ае – ул ашау-эчүдəн, гөнаһ кылудан тыелып тору гына түгел, изге эшлəр башкару, хəтем-догада булу, күңел ачудан баш тарту, кешелəр арасында дуслыкны ныгыту ае да. Шул урында мəктəп елларында булган бер вакыйганы үрнəк итеп китерəсем килə. Бар гомерен балаларга физика фəне буенча белем-тəрбия бирүгə багышлаган Əхмəт абый Зиннəтуллин (хəзер ул лаеклы ялда, Ходай саулыгын бирсен үзенə) 7 класста “Көч” темасын аңлатканда, ул аның теориясен сөйлəде, ə көчнең тормышта нинди формада кулланырга мөмкинлеген практик рəвештə күрсəтер өчен, ике малайны такта янына чыгарды да, бер-берсен чиратлашып, төртəргə кушты. Малайлар төртешкəндə бөтен класс көлде. Шуннан соң Əхмəт абый аларны янынарак чакырып, башта берсен кочаклап кысты, аннары – икенчесен. Класс тынып калды. “Менə бу ике очракта да көч күрсəтелде, əмма беренчесеннəн соң кешелəр дошманга əйлəнергə, ә икенчесеннəн соң якын дуслар булып китəргə мөмкин.

Безгə, мөселманнарга, Коръəнебез дус-тату булып яшəргə куша, шуңа да көчегезне гел яхшылык эшлəүгə юнəлтегез”, – диде абыебыз. Белмим нəкъ, əмма бу хəл хəтеремə нык сеңеп калды. Миңа калса, ул безгə тормыш барышында кирəкле булачак дəрес бирде. Элек-электəн күп мəчетле булган һəм бүген дə 5 Аллаһы йортыбыз манараларыннан моңлы, сихри азан яңгыраган туган авылым халкы гомер-гомердəн хак ди- небезне хөрмəтлəп һəм олылап яши. Шуңа мəрхəмəтле авылдашларым, шул исəптə шəһəрле сафаҗайлылар да бу игелекле акциядəн читтə калмаслар дип ышанам. Иң мөһиме – дөньяны куркынычка салган коронавирустан саклану зəхмəтеннəн арынып, ниһаять, быел бу изге айны Аллаһы кушканның бөтен шартларын төгəл үтəп уздырачакбыз, шуңа ураза тотучыларга җиңеллек телим. Кадерле дуслар, ахырда шуны əйтəсем килə: Раббыбыз безгə Рамазан аена җитүне биргəн икəн, аны лае- клы каршы алыйк һəм тиешле итеп, изге гамəллəр генə кылып уздырыйк. Барыгызны да изге Рамазан ае башлану белəн котлыйм! Ният кылган эшлəрегез барысы да уңышлы гына тормышка ашсын.

Əхмəт АЛЯУТДИНОВ.

Мəскəү-Сафаҗай.

“Туган як” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*