tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Айрат Фәйзрахманов: Тукай дәүләт премиясе — татар мәдәниятенең оскары булып тора
Айрат Фәйзрахманов: Тукай дәүләт премиясе — татар мәдәниятенең оскары булып тора

Айрат Фәйзрахманов: Тукай дәүләт премиясе — татар мәдәниятенең оскары булып тора

Татарстан мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов фикеренчә, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе оскар тантанасына тиң.

«Барлык кандидатлар безнең бүлек аша узды, һәр кандидатны күрдек, карадык. Һәр кеше турында мәгълүмат җыйдык, экспертлардан сорадык. Быел Кама арты төбәгеннән кандидатлар күп булды. Премиягә лаеклылар күп. Тукай премиясе — лаек кешеләрнең иҗатларын таныту мөмкинлеге. Алдан җыелып, һәр кешегә сүз бирү — яхшы форсат. Бу тәҗрибәне алга таба да үстерәсе иде», — диде ул Тукай әдәби музеенда премиягә кандидатлар белән очрашуда.

Айрат Фәйзрахманов дәүләт премиясен юбилее булган, күп хезмәтләр башкарган кешеләр өчен бирелмәвен искәртте. «Премия күренекле хезмәтләр өчен бирелә», — диде ул.

«Театр өлкәсенә килгәндә, берничә кандидат бар иде. Мәсәлән, драматург Илгиз Зәйниевның „Адәмнәр“ спектаклен тәкъдим итәргә теләгәннәр иде, әмма әсәрнең куелышына әле бер ел узмады. Гомумән, быел Тукай премиясенә гаризалар яшь иҗатчылардан да күп килде», — диде ул.

«Быел 19 кандидат булды. Элекке елларда 12 генә була торган иде, бу мәдәниятнең үсештә булуының бер күрсәткече», — ди мөдир.

Айрат Фәйзрахманов башка төбәкләрдә яшәүче татарлар да үз иҗатларын югары күтәреп, кандидатларын тәкъдим итәрләр дигән өметен белдерде. Быел театр берлегеннән башка һәр берлектән кандидатлар булуын әйтте. «Бу күптән булмаган хәл», — диде ул.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*