tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә татар мәдәниятенә багышланган күргәзмә ачыла
Мәскәүдә татар мәдәниятенә багышланган күргәзмә ачыла

Мәскәүдә татар мәдәниятенә багышланган күргәзмә ачыла

1 апрельдә Мәскәүдә татар халкының мәдәниятенә багышланган китап һәм фотосурәтләр күргәзмәсе ачыла.

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә әйтүләренчә, чара Рамазан аена һәм Идел буе Болгары халыклары тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышлана.

Экспозиция Татарстан Республикасының яшь рәссамнары, дизайнерлары, фотографлары эшләреннән һәм татар халкы өчен әһәмиятле булган тарихи һәм заманча китаплардан тупланган.

«Дар» мәдәни үзәгендәге күргәзмә 1 майга кадәр 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә хәтле эшли. Анда төрле мастер-класслар, иҗади кичәләр үтәчәк. Керү ирекле.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*