tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кремльдә «Шәмаил арт — 2021» күргәзмәсе ачылды
Кремльдә «Шәмаил арт — 2021»  күргәзмәсе ачылды

Кремльдә «Шәмаил арт — 2021» күргәзмәсе ачылды

«Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгының брифинглар залына журналистлар белән күрешергә бу юлы кунакларның кәттәсе – шәмаил иҗат итүчеләр  килде.  Татарстанның сәнгать эшлеклесе, республиканың Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, рәссам-хаттат Нәҗип Нәкъкаш, шулай ук  Бакый Урманче премиясе лауреаты Рөстәм Шәмсутов,  тарихчы һәм җәмәгать  эшлеклесе Айрат Фәйзрахманов, сәнгать белгече  Айзат Мингазовлар  түргә узды. Затлы кунакларның килүе  «Хәзинә» күргәзмәләр залы мәйданчыкларында  һәм Татар шәмаилләре галереясендә гарәб каллиграфиясе сәнгатенә багышланган «Шәмаил арт» дип исемләнгән беренче күргәзмә-фестиваль  ачылуына бәйле иде. Әлеге чара ТРның Мәдәният министрлыгы  булышлыгында  «Әлиф»  татар шәмаиле һәм  гарәп каллиграфиясе  осталары ассоциациясе  тарафыннан оештырылган.  2021 елдагы күргәзмәнең  темасы – « Туган тел» — Татарстанда «Туган телләр елы» һәм халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай ның тууына 135 ел тулуга багышланган. Бәйрәм чараларында Казан, Чаллы, Бөгелмә, Уфа, Санкт- Петербург һәм  Екатеринбург осталарының иҗаты, шулай ук Төркиядән гарәп каллиграфиясе остасы Левант Карадуман проекты  җәлеп ителгән.

– Шәмаил, тугра күргәзмәсенең Казан Кремлендә узуы гына да олуг тарихи әһәмияткә  ия, – диде күренеке хаттат Нәҗип Нәкъкаш. – Чөнки мондый иҗат Казан ханлыгы чорында барлыкка килгән. Аның кабат башкалабыз үзәгендә узуы зур шатлык. Кол Шәриф сәет кабат үз эшенә терелеп кайткан кебек булды. Мин бу чараны зур тантана итеп кабул итәм. Шәмаил осталары арасында яшьләрнең күп булуы бик тә сөенечле.

Фестиваль  кысаларында  теләгәннәр пыяладагы сынлы сәнгать буенча мастер-классларда катнаша һәм исемнәрен яздыра ала.  Хәзерге заман сәнгатендә каллиграфиянең юнәлешләре турында лекцияләр тыңларга, рәссамнар һәм каллиграфлар белән ислам сәнгатенең үсеш перспективалары һәм «чикләре» турында түгәрәк өстәл янында барган әңгәмәнең шаһитлары булырга  мөмкин. Яшьләргә шунысын да исләренә төшерәбез – күргәзмәләр залларына узу өчен үзегез белән  «Пушкин картасы»н  алырга  да онытмагыз.

                                                 Ирек НИГЪМӘТИ
Рамил Гали фотосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*