tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Курчак белән кешене елатырга да була”
“Курчак белән кешене елатырга да була”

“Курчак белән кешене елатырга да була”

Драма артисты булырга хыялланган кыз бер-ике атна укуга курчак театрына гашыйк булган Күптән түгел республика театрлары арасында “Тантана” бүләкләре тапшырылды. Тәнкыйтьчеләр тарафыннан иң яхшы уйнаган артистлар сайлап алынды: “Иң яхшы курчак театры артисты” исеменә Альбина Шаһгалиева лаек булды.

Альбинаны сәхнә балачактан ук сихерли. Әнисенең җыр-биюгә сәләтен, әтисенең китаплар укырга яратуын күреп, алардан үрнәк алып үсә ул. Шуңа күрә кызларының сәнгать юлын сайлавына да гаҗәпләнмиләр. Моннан унсигез ел элек зур сәхнәгә аяк баскан артист, бүген дә балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә үзенең берсеннән-берсе кызыклы образлары белән сөендерә.

– Альбина, сөйләшүебезне синең еракта калган хыялый балачактан башлыйк әле. Ничегрәк истә калган ул?
– Бала чагымда буш вакытым булганын хәтерләмим. Музыка мәктәбендә хореография сыйныфында укыдым, рәсем сәнгате түгәрәгенә йөрдем. Портретлар ясарга бик ярата идем. Театрга мәхәббәт кино караганнан соң барлыкка килде, дисәм дә ялгыш булмас. Зәңгәр экраннарда “Рабыня Изаура” фильмы барган чакларны тамашачы хәтерлидер әле. Биш яшемдә генә булуга карамастан, мин дә шул фильмны көтеп ала идем. Кичтән кино карыйм да, икенче көнне балалар бакчасына баргач, иптәшләремә рольләр таратам. Аннары шул фильмны бергәләп уйныйбыз. Үсә төшкәч, күрше балалары белән спектакльләр куя башладым. Үзебезнең Актаныштагы Ленин һәйкәле янына җыелып, һәрвакыт “Беренче театр”ны уйнавыбыз әле дә күз алдында. Башкалар уйнарга теләмәгән тискәре, өлкән яшьтәге, шаян кеше рольләре үземә кала иде. “Беренче театр”дагы Бибине бик яратып уйный идем. Мәктәп елларында шактый гына үзем язган скетчларны сәхнәдә уйнарга туры килде. Шул чакта “Нәфис сүз” буенча конкурсларда катнашып, беренче урыннарны яулаган өчен Мактау грамоталары тапшырдылар. Аннары Актаныш халык театрында да уйнадым.

– Үзең курчак театры спектаклен тәүге тапкыр кайчан карадың? Артистлар нинди тәэсир калдырды ул чакта?
– Казаннан ерак булгач, курчак театры бик сирәк килә иде безнең якларга. Әле дә хәтеремдә, бервакыт “Җырлап узган җәй” дигән бик күңелле спектакль куеп киткәннәр иде. (Ул чакта мәктәптә укымый идем әле). Шул вакытта Рәмзия Фәйзуллина, Ришат Гыйздәтуллин кебек артистларның уенын бик яратып калдым. Еллар үткәч, шулар белән бер сәхнәдә уйнап йөрермен дип, кем уйлаган бит.

– Гадәттә, ата-ана баласы мәктәпне тәмамлагач, аның “җитдирәк” һөнәр сайлавын тели. Сиңа каршылык булмадымы?
─ Артист һөнәрен сайлавыма әти-әни каршы килмәде, чөнки алар мине аңлый торган иде. Үзем дә башка юлдан китәрмен, дип күз алдына да китермәдем.

─ Син һәр яктан драма артистын хәтерләтәсең. Ни өчен курчак театрын сайладың?
─ Мин театр училищесына килгән елны курчак театры артистлары әзерли торган төркем җыялар иде. Әлбәттә, күңелем төште. Шунда имтихан алучы укытучы Илдус Зиннуров: “Син бер дә борчылма, синең икеләтә һөнәрең булачак. Телисең икән, драмада да уйный алачаксың, – диде. Бер-ике атна укуга, Илдус Нәсихович мине шушы курчак театрына гашыйк итте, чөнки бу – могҗиза урыны. Укуны тәмамлаганчы ук, мине курчак театрына эшкә алачакларын әйткәч, бик сөендем. (Эш эзләп йөрергә дә туры килмәде). Курчак театры артисты булуыма һич үкенмим. Безнең курчак театры балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә иҗат итә. Курчак белән кешене көлдерергә дә, елатырга да була.

– Сезнең театрда артистның бер үк спектакльдә берничә рольдә уйнавын беләбез. Әйтик, син “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендә Гөлфирә, Йөзембикә, Фәрештә образларын гәүдәләндерәсең. Күптән түгел баш режиссерыгыз Илгиз Зәйни үзе куйган “Адәмнәр” спектаклендә сиңа сигез образны ышанып тапшырган. Сигез төрле тавыш белән уйнау өчен зур осталык белән бергә җитезлек тә кирәк бит. Ничек җиңеп чыктың?
─ Без спектакльдә Дилүс Хуҗиәхмәтов белән икебез генә уйныйбыз. (Анда 1921-1922 еллардагы ачлык вакытында, ата кешенең үз баласын ашавы тамашачыны тетрәндерә). Режиссер миңа күп рольләрне биргәннән соң, башта югалып калдым. Мин анда карт ир булып та уйныйм. Моңа кадәр шундый авыр образларны гәүдәләндергәнем юк иде әле. Бик җаваплы эшләдек без ул спектакльне. Психологик яктан да авыр тәэсир итте. Төшләремә кереп йөдәтте. Иң зур авырлыкларны җиңеп чыкканнан соң, күңелгә җиңел булды.

─ Безнең буын мондый күренешләрне күз алдына да китерә алмый. Әмма ул еллардагы ачлыкны әби-бабайларыбыз үз башларыннан кичергән. Үзеңә дә ул вакыйгаларның шаһиты булган кешеләр белән очрашырга туры килмәдеме?
─ Әбиемнең дә үзәгенә үткән ул еллар. Кеше ашаган авылдашлары турында ул безгә дә сөйли торган иде. Аларны авыл зиратына да җирләтмәгәннәр. Мин ул чакта ышанмыйча тыңлаган сүзләргә, китапны укып чыккач инандым.

─ Әлеге “Адәмнәр” спектакле (Г.Ибраһимов әсәре) биш төрле номинациядә “Алтын битлек”кә тәкъдим ителде. Бу әсәрне Мәскәүдә ничек кабул иттеләр?
─ Танылган Образцов театрына барып, спектакль карарга хыяллансам да, аның сәхнәсендә уйнау турында уйламадым. Спектаклебезне ошатып карадылар. Соңыннан тәнкыйтьчеләр тарафыннан уңай фикерләр ишеттек.

─ Еллар үткән саен театрда курчаклар алышынып тора. Элек сез ширма артында уйнап, курчаклар алгы планда иде. Бүген киресенчә, артистлар алгы планда. Соңгы вакытта Россиягә чит илләрдән марионетка курчаклары белән уйнау “мода”сы керә башлады. Сездә андый тәҗрибәне кулланырга уйламыйлармы?
─ Хәзер элекке курчаклар юкка чыгып бара. Кем белә, бәлки киләчәктә без уйнаган классик курчаклар тагын кире кайтыр. Бүен чит илләрдә элекке марионетка курчаклар өстенлек иткән.Үзебезнең режиссер да аларны сәхнәгә менгерергә тели. Мәскәүдәге Образцов исемендәге курчак театры рәссамы Виктор Антонов безгә килеп остаханә үткәрде. Артистларны курчаклар ясарга өйрәтте. Барыбыз да агачны кисеп, үзебезгә уйнау өчен курчаклар эшләп куйдык. Сүз уңаеннан әйтим, Мәскәүнең Милли театрында Тимур Бикмамбетов белән Илгиз Зәйни бергә язган “Хуҗа Насретдин” спектакле әнә шул марионетка курчаклар ярдәмендә уйналды. Ул да “Алтын битлек”кә тәкъдим ителде.

─ Альбина, балалар әкиятләрендә бигрәк тә яраткан образларың бармы?
─ Ни өчендер мин төлке ролендә уйнарга яратам. Ул образларны шактый гәүдәләндергәнем булды. Күпме уйнасам да, һәрберсен төрләндерергә, үзенчәлекле итәргә тырышам.

─ Үзеңнең иҗатыңа карата беренче тәнкыйть сүзләрен кемнән ишетәсең һәм аңа колак саласыңмы?
─ Улым Эдуард яхшы тәнкыйтьче. Ул дөрес бәя бирә. Спектакльне карап кайтуга: “Бер урында җиренә җиткереп бетермәдең”, ─ дип миңа әйтеп җибәрә. Әлбәттә, аңа игътибар итәм.

─ Ул нинди һөнәр сайларга хыяллана?
─ Аны сәнгатькә тартырга тырышып карадым, әмма иҗатка алып кереп китә алмадым. Ул матур җырлый, скрипкада уйный. Эдуард физика, математика, информатиканы үз итә. Әнә шул техник фәннәр буенча белем алырга уйлый. Нинди генә һөнәр сайласа да, кешелекле булып калсын. . .

Әңгәмәдәш ─ Люция Хәбибуллина.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*