tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буа балалар бакчасында татар теле бүлмәсен тәкъдим итү тантанасы узды
Буа балалар бакчасында татар теле бүлмәсен тәкъдим итү тантанасы узды

Буа балалар бакчасында татар теле бүлмәсен тәкъдим итү тантанасы узды

Балалар бакчасында бала татар телендә белем һәм тәрбия ала, үзенең милләттәшләре белән аралаша, алдагы буыннарның бай тәҗрибәсе, тарихы, гореф – гадәтләре, йолалары белән таныша.

Бу максатларны тормышка ашыруда Буаның  “Светофорик” балалар бакчасында барлык мөмкинлекләр дә булдырылды. Шушы уңайдан татар теле бүлмәсен тәкъдим итү тантанасы узды. Бу шатлыкны уртаклашырга Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов, Буа башкарма комитеты рәисе урынбасары – Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы Наталья Македонская катнашты.

Балалар кунакларны татар телендә сәламләп каршы алдылар. Татар теленә өйрәтү буенча тәрбияче Сафиуллина Г.Җ. бүгенге көндә бакчада татар теле дәресләренең үзләштерелүе, эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Шуңа мисал итеп балалар татар халкының уеннарын уйнап күрсәттеләр, кунакларны “Аулак өй” кичәсен карарга чакырдылар.

Онытылып барган гореф- гадәтләрне, йолаларны искә төшереп, җырлы – биюле уеннар белән бәйрәмне бик күңелле үткәрделәр. Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов татар теле бүлмәсе ачуга карата үз фикерен белдерде:

“Без балалар бакчасында татар һәм рус телләрен уңай һәм нәтиҗәле итеп өйрәнү өчен тиешле шартлар тудырырга бурычлы.Тел үзләштерү-зур байлык. Республиканың киләчәге булган балаларның татар телен дәүләт теле буларак үзләштерү процессына мәктәпкәчә яшьтән үк старт бирү – мәктәптә белем алу этабы өчен яхшы фундамент әзерләү ул,”- диде ул, балаларның әшчәнлегенә югары бәя биреп.

buinsk.tatarstan.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*