tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Куян авылы халкы: «Бездә ике уйламыйлар»
Куян авылы халкы: «Бездә ике уйламыйлар»

Куян авылы халкы: «Бездә ике уйламыйлар»

«Без куян кебек куркак түгел, кыю, аның кебек җитез». Актаныш районының Куян авылы халкының үз холкына бәясе бу. Быел бигрәк тә яшьләр 12 ел элек җиткергән гозерләренең чынга ашуын көтә. Хыяллары – яңа клублы булу. Куянлылар Яңа елны ничек каршыларга җыена?

Авыл артык зур да, кечкенә дә түгел. Монда бүген 95 йортта 252 кеше яши. Клуб, бакча, кибет, медпункт эшли. Элек исә куян фермаларына кадәр булган. Тиресен иләп, бүреген теккәннәр. Авыл халкы мал-туар асрап көн күрә. Эшләргә генә түгел, җырларга, биергә дә оста алар, театр да уйныйлар. Яшьләр арасында авылда калганнар да бар. Быел ике яшь пар гаилә корса, өчесе яңа йортка күчкән. Әнә Рузил Шакиров быел бабасының васыятен үтәп, аның нигезендә йорт җиткезгән.

– Әти дә, бабаларым да авылдан китмәгән, мин дә китмим. Фоат бабам, нигезне сакла, бу йорт сиңа кала, дип әйткән иде. Аның әйткән сүзен җилгә очырмадым. Биш ел элек төзи башлаган йортыбызга күчендек. Нигезебез гомерлек булсын иде. Бакчага өч төп груша утырттым. Улыбыз да, кызыбыз да бар, шөкер. Ир буларак, бурычымны үтәдем. Үзем Актаныш икмәк кабул итү оешмасында эшлим. Киләсе елда сәламәт булып, куян кебек җитезлекне арттырып, куйган планнарны үтәргә иде, – ди 34 яшьлек Рузил Шакиров.

Куян елына дип куянлылар декабрь башында ук әзерләнә башлаган. Авылда 34 ел клуб мөдире булып эшләүче Роза Хәбетдинова әйтүенчә, бер көн буе авылның табигатен, тырыш кешеләрен, куян асраучы хуҗалыкларын видеога төшереп мәш килгәннәр. Авыл имамы Куян тарихы турында сөйләгән, сугышта һәлак булучыларны искә алып, һәйкәлгә чәчәк салганнар. Җигүле атларда Кыш бабай, Кар кызы утырып, авыл урамнарын әйләнгәннәр. Яңа йортка күченүчеләр, чишмәдән су алып кайтып, чәй куйган. Яшьләрнең фикерләрен белешергә дә җай чыккан. Куян асраучы хуҗалыкларның да хәлен белешкәннәр. Алар – икәү. Ганиевлар нәселендә бу шөгыль әтидән улга күчеп бара.

– 20 ел элек олы улыбызның туган көненә куян бүләк иткән идек. Шуннан бирле асрыйбыз. Элек баш саны алтмышка кадәр җитә иде. Хәзер 15–20ләп кенә. Дөресрәге, оныклар өчен тотабыз. Алар ишегалдында алар белән уйный, күрше балалары да җыела. Улыбыз Фәнил башка чыкты, аңа да куян бирдек. Студент улыбыз Рифат Чыршы бәйрәменә лотереяга куян бүләк итте, – ди биш бала анасы Фәүзия апа Ганиева.

Озынколаклар да авылга юлны онытып бетерми: кышларын бакчадагы алмагачларны кимереп киткәли. Тик куянлылар моңа аптырамый: ак карда эзләрен күрү үзе бер кызык. Бу бит куяннар белән бәйләнеш өзелми дигән сүз. Авылда Куян елы тынычлык алып килсен дигән теләктә яшиләр.

Сәрия Мифтахова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*