tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Куянавылында Сабантуй булып узды
Куянавылында Сабантуй булып узды

Куянавылында Сабантуй булып узды

2022 елның 17 июнь иртәсендә матур гына яңгыр явып үтүгә карамастан Куянавылында Сабантуй булып узды. Бәйрәмгә халык “… язгы кыр эшләре беткәч, ял итәргә дә ярый.”-дип бик тырышып әзерләнгән. Татарстан Республикасыннан Куянавыл Сабантуенда җырларга гына түгел, ә бәйрәмнең үзендә алып барырга булышуларын да тәкъдим иттеләр Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар группасы. Сабантуй бәйрәме шау-гөр килде.
Милли халык уеннарында уйнамаган бер кеше дә калмагандыр. Кемнәрдер баганага менде, кемнәрдер таяк тартышты, күз бәйләп бүләк кистеләр, капчык белән сугыштылар, арканнар чүт өзелмәде, чүлмәкләр ватылды, чиләктәге сулар чайкала – чайкала ярыштылар. Санап бетергесез уеннар уйналганда, Зөлфия белән Җәвит Шакировлар уен-көлке, җыр-моңнары белән барча халыкны җырлатып, биеттеләр. Билгеле булганча, Сабантуй беркайчан да ир- егетләрнең көчләрен сынамыйча үтми. Күп кенә ир-егетләребез кулларына билбау алып көчләрен сынаштылар. Мәйдан шау-гөр килде. Батыр да билгеләнде!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*