tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күренекле якташыбыз ядкәре
Күренекле якташыбыз ядкәре

Күренекле якташыбыз ядкәре

18 нче гасырда яшәп, гомере буе халкыбызга хезмәт иткән милләттәшебез Таҗетдин Ялчыгол турында Түбән Каманың Кол Гали исемендәге  Милли китапханә хезмәткәрләре басылып торучы бар  мәгълүматны бөртекләп җыеп баралар һәм үз укучыларына җиткерәләр. Кызыксынучылар бар, чөнки күренекле шәхес безнең якларда да яшәгән булган.  1792-1799 еларда ул төбәгебезнең Каенлы авылында, 1799-1824 елларда Кызыл Чапчак авылларында гомер итә. Бакый дөньядан китүгә, аны бүгенге Зәй районына караучы Имәнлебаш авылында җирлиләр.

Ямьле җәй көннәренең берсендә шәһәребезнең аксакаллар Шурасы , “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы белән бергәләп,  галим, табиб, дин әһеле, мөгаллим Таҗетдин Ялчыголның каберенә зыярат кылуны оештырдылар. Кабере ташландык түгелме,нәсел-нәсебе дәвам итәме, эшчәнлеге турында ни беләбез соң?  Бу чараның шул сорауларга ачыклык кертү максатыннан булуын  аңлатып үттеаксакаллар Шурасы рәисе Зирәк ага Шиһапов. Сәфәрне  мөхтәрәм Әдип хәзрәт юл догасыннан  башлап җибәрде.  Аннан, китапханәче  Әнисә Дәүләтшина әзерләгән мәгълүматны йотлыгып тыңладылар.

Таҗетдин Ялчыгол, үзе  яшәгәнбар җирдә дин сабаклары укытып,халыкка дини тәрбия бирә,мәчеттә имам вазифаларын башкара,буш вакытларында әдәби иҗат белән шөгыльләнә.Аның һәвәскәр табиб булуы,хасталарны дәвалавы да мәгълүм. Уләле гарәп,төрек,фарсы телләрендә исламият, илаһият темаларына язылган һәм тарих,хокук, әдәбият темаларына багышланган 15ләп борынгы кулъязма китапларга аңлатмалар төзүче һәм тәрҗемәче буларак та билгеле. Аның  мәдрәсәләрдә дәреслек рәвешендә файдаланылган “Рисаләи Газизә”, “Тәварихе Болгария” китаплары бүгенге көн өчен дә зур әһәмияткә ия. Халкыбыз  аңында сафлык-пакълек, гаделлек – тугрылык сыйфатларын үстерүгә этәрүче бу китаплар яманлыктан ерак торырга (“Ямандин кач, ямандин кач, ямандин”), кешеләр белән “Сары май кеби мөлаем булырга, дусларны “Сөт өстендәге каймак кеби…” кадерләп сакларга өнди.

Китапларының күп өлешен нәкъ менә хәзерге Түбән Кама һәм Зәй районнары җирлегендә яшәгәндә яза ул.  Гаиләне дә шушы якның Каенлы авылы уңганы белән корып җибәрә. Җиде  бала атасының  үз  улларына  “Әй, угылым”дип кенә дәшүе, китап исемен үз кызы Газизә исеме белән атавы гына да  күп нәрсә хакында сөйли. Ишле гаиләне карау атадан зур тырышлык, хезмәт таләп итә: укыту, иҗат итүдән тыш, иген игә, мал асрый, балта остасы буларак та таныла. Бүгенгәчә килгән нәсел җебендә дә  мактаулы исемнәр күп. Күренекле язучы Диләрә Зөбәерова, Татарстанның элеккеге юстиция министры Әнәс Таҗетдинов, генерал, бүгенге көндә Татарстан Республикасы Аппараты җитәкчесе Әсхәт Сәфәров та Таҗетдин Ялчыгол нәселеннән.

“Кама таңнары” әдәби берләшмә язучылары  мәгълүматны  үз белгәннәре  белән тулыландырып тордылар, Таҗетдин Ялчыгол турында язган чыганакларны атадылар.  “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе  Гүзәлия ханым Гыйбадуллина  экскурсия маршруты буйлап  бу  атаклы  шәхес яшәгән авыллар белән таныштырып барды.  ”Кайда үлсәм-шунда җирләгез” дигән васыятен үтәгәннәр якыннары.Яңартылган чардуганыннан күренеп тора, Имәнлебаш халкы  каберенкарап тора икән.  Зиратта олуг хәзрәтебез хөрмәтенә дога кылынды, шәһәребезнең имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин кабер ташларына язылган язмаларны укып, гыйбрәтле һәм  үтемле вәгазь сөйләде.

Кайтыр юлда  Югары Чаллы авылы зиратына тукталып, аның караулы булуына, чисталыгына игътибар иттеләр.  Зират тоту буенча башка авылларга үрнәк булырлык шул.  Өйлә намазын Кама Аланы  мәчетендә укыдылар. Аның кунакчыл хезмәткәрләренә һәм дә шушы чараны оештыруда ярдәм күрсәткән барча милләттәшләребезгә изге теләкләр  юлладылар, мондый  гамәлләрнең дәвамлы булуын теләделәр.

Әлфия Хафизова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*