tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кырымда Советлар Союзы каһармны Гали Мәҗитовка мемориаль такта ачтылар
Кырымда Советлар Союзы каһармны Гали Мәҗитовка мемориаль такта ачтылар

Кырымда Советлар Союзы каһармны Гали Мәҗитовка мемориаль такта ачтылар

Бүген Кырым Республикасына эшлекле сәфәр кысаларында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев милләттәшебез, Советлар Союзы каһарманы Гали Әхмәт улы Мәҗитов истәлегенә мемориаль такта ачылышы тантанасында катнашты. Истәлек тактасы Кырым Республикасы Ялта шәһәренең Гали Мәҗитов исемен йөртүче урамдагы йорт диварына куелды.

Чарада шулай ук Кырым Республикасы Министрлар Советы Рәисе урынбасары – Кырым Республикасы Авыл хуҗалыгы министры Андрей Рюмшин, Ялта шәһәр Советы Рәисе урынбасары Денис Давыдов, Татарстан Республикасының Кырым Республикасындагы һәм Севастополь шәһәрендәге даими вәкиле Руслан Шаяхмәтов, Президентның Көньяк федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы совет әгъзасы, «Кырым Геройлары» идарәсе рәисе, Кырым Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ибраһим Ширин, Гали Мәҗитовның улы Геннадий Мәҗитов, шулай ук Гали Мәҗитовның оныклары һәм оныкчыклары катнашты.

Васил Шәйхразыев әлеге мөһим чарага килгән милләттәшләребез белән очрашты.

Шулай ук, Мәҗитов урамыннан ерак түгел скверда Советлар Союзы каһарманы Гали Әхмәт улы Мәҗитов истәлегенә бюст ачу планлаштырыла.

Белешмә өчен:

Мәҗитов Гали  Әхмәт улы 1912 елның 14 августында  Башкортстанның Ярмәкәй районы Яңа Шаһи авылында крестьян гаиләсендә туган. Эшчеләр факультеты тәмамлаган. Милләте – татар. 1933 елдан – Кызыл Армиядә. Оренбург хәрби очучылар авиация училищесын (1939) тәмамлый. 1939 елда совет гаскәрләренең Көнбатыш Украинаны азат итү походында, 1939–1940 елларда Совет-фин сугышында катнаша. Бөек Ватан сугышында – 1941 елның 22 июненнән. Очкыч, авиазвено, авиаэскадрилья, авиаполк штурманы була. 3 нче гвардия ерак арага очу авиациясе корпусының 3 нче гвардия авиация дивизиясе өлкән штурманы гвардия майоры Гали Мәҗитов 1944 елның мартына, дошманның тылына бик эчкәре кереп, аның хәрби-сәнәгый үзәкләрен һәм гаскәрләр тупланмаларын (Кенигсберг, Инстербург, Тильзит, Данциг, Хельсинки) бомбага тоту өчен 183 сугышчан очыш ясый, шулай итеп дошманга шактый зур зыян сала.

Сугыштан соң кыю очучы СССР Кораллы Көчләрендә хезмәтен дәвам итә. 1954 елдан Мәҗитов отставкага чыга. 1993 елның 30 гыйварында вафат, Ялтаның Иске зиратында җирләнгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*