tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистайның “Ак калфак” оешмасы әгъзалары  Саҗидә Сөләймановага багышланган әдәби- музыкаль кичәдә булдылар
Чистайның “Ак калфак” оешмасы әгъзалары  Саҗидә Сөләймановага багышланган әдәби- музыкаль кичәдә булдылар

Чистайның “Ак калфак” оешмасы әгъзалары  Саҗидә Сөләймановага багышланган әдәби- музыкаль кичәдә булдылар

«Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе»нең концертлар залында «Галиҗәнәп шагыйрь» циклыннан  шагыйрәбез Саҗидә Сөләймановага багышланган әдәби- музыкаль кичә узды.

Искиткеч матур, бик зәвыклы, зур тәрбияви эчтәлекле, гаҗәеп талантлы Г.Камал hәм К.Тинчурин театры артистлары катнашында узды бу тамаша. Шундый ук талантлы шагыйрәбез Илсөяр Иксанова төзегән сценарий буенча уздырылган бу кичәдә Саҗидә Сөләйманова тамашачыларга, укучыларга тагын да якынрак булып, тагын да күбрәк яктан ачылып, милләтебезнең йөзек кашы булып, көчле рухлы хатын- кыз булып, олы шәхес булып килеп басты. Сәхнәнең музыкаль бизәлеше, артистларның бик матур чыгышлары, тамашачыларның җылы кабул итүләре- бар да яраткан шагыйрәбезгә, аның иҗатына чын мәхәббәт хисләре дип кабул ителде. Чынлап та, “Галиҗәнәп шагыйрь» циклындагы шагыйрә ул Саҗидә Сөләйманова!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*