tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кырынкүлдә балалар Сабан туе узды
Кырынкүлдә балалар Сабан туе узды

Кырынкүлдә балалар Сабан туе узды

Төмән шәһәренең Кырынкүл авылы 52 нче урта мәктәбе ишек алдында балалар Сабан туе гөрләде. Биредә авыл халкыннан башка Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәге артистлары, Төмән районы авылларыннан иҗади төркемнәр һәм спорт ярышчылары катнаштылар. Коронавирус пандемиясе аркасында, соңгы ике елда Сабан туйлары үткәрелмәгәч, күрәсең, Төмән өлкәсе буенча Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллеге каршындагы татар иҗтимагый берләшмәләренең координация советы (җитәкчесе Ринат Насыйров), Төмән шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе (Илгиз Шәрипов), 52 нче мәктәп (Алефтина Манкаева) укытучылары бәйрәмне бик зурдан кубып, күркәмрәк күренешләргә бай булуы белән истә калырлык итеп оештырырга булганнар. Бәйрәмчә бизәлгән зур сәхнәдән татар җыр- көйләре яңгырады.

Җыелган халыкны сүз осталары Ринат Гарифуллин белән Гөлфия Бикмуллина бәйрәм белән котлап, чараны татар һәм рус телләрендә бик күңелле алып бардылар. Тәбрикләү сүзләре белән хөрмәтле кунаклар – милләтләр эшләре буенча өлкә когмитеты рәисе Владислав Чернов, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Сабантуй режиссеры һәм гамәлгә куючы Фәрит Хәкимов, 52 нче мәктәп директоры Алефтина Манкаева, Төмән шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илгиз Шәрипов чыгыш ясадылар. Гадәт буенча, дин әһелләренә дә сүз бирелде. Төмән Җәмигъ мәчете мөселманнары оешмасы җитәкчесе Галимҗан хәзрәт Бикмуллин чарага фатиха биреп, Коръән укып, дога кылды. Аннары Сабантуйның төп өлеше башланды. Халкыбыз мәдәниятенә гашыйк булучылар сәхнә янында калдылар. Ә балалар өчен 14 уен-ярышлар мәйданчыгы эшләде.

Берәүләр капчык белән сугышса, икенчеләре чүлмәк ваттылар, ә көрәшчеләр аерым зур мәйданчыкта бил алыштылар. Көянтә-чиләк, йомырка белән узышулар, өч аякта, капчык киеп, агач таякта йөгерүләр, таяк, аркан тартышу, ат чабышы, колгага менү, бүләкне кисеп алу кебек ярышларда да балалар бик теләп катнаштылар. Балалар әти-әниләре, әбиләре белән 52 мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халидә Кирамова җитәкләгән “Туган телем” дигән тукталышны читләп үтә алмадылар. Ярышларда җиңүчеләргә жетоннар бирелде, аларны җыеп балалар “Сабантуй бүләкләре” дип язылган палаткага килеп, бүләкләргә алыштырдылар.
Өлкә ветераннар- чик сакчылары иҗтимагый оешмасы атышу коралларыннан күргәзмә оештырганнар һәм кыр кухнясы булдырып, Сабантуй кунакларын солдат боткасы һәм чәй белән сайладылар.

Бәйрәмнең йөзек кашы булган милли көрәштә 14 яшькә хәтле булган балалар 2 төркемгә – спорт яратучылар һәм профессионалларга бүленеп ярыштылар. Абсолют батыр исеменә Кырынкүл мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Хөсәен Иянов белән Индрәй авылы егете Рунис Юсупов яуладылар. Алар Сабантуйның төп бүләге – тәкәгә лаек булдылар. Бәйрәмнән халык ял итеп, канәгатьлек кичереп, күтәренке кәеф белән таралыштылар

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Төмән өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*