tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казахстанның Актау татар җәмгыяте Төркия татарларын Сабан туе белән котлады
Казахстанның Актау татар җәмгыяте Төркия татарларын Сабан туе белән котлады

Казахстанның Актау татар җәмгыяте Төркия татарларын Сабан туе белән котлады

Казахстанның Актау шәһәрендәге татар мәдәният җәмгыяте рәисе Фәндәл Сәхипгәрәев Төркиянең Искешәһәр төбәгендәге Османия татар авылында оештырылган Сабан туе кунакларын бәйрәм белән котлады.

Фәндәл Сәхипгәрәев тәбрикләү сүзләрен смартфон аша җиткерде. Аның тавышын сәхнәдән микрофон белән ирештерделәр.

Актау татар җәмгыяте рәисе Төркия татарларын һәм бәйрәм кунакларын Сабан туе белән котлап, аларга исәнлек- саулык, эшләрендә уңышлар теләде.

«Без сезнең өчен бик шатланабыз. Сабан туйларын һәрвакыт шаулатып, гөрләтеп үткәрергә, бергәлектән көч алырга язсын. Бәйрәмегез мөбарәк булсын», – диде ул.

Искешәһәр татар җәмгыяте рәисе Ведат Догу Актау татарларының котлаулары өчен ихластан сөенүен җиткерде. Османия авылы татарлары буларак Актау татарларын да уртак бәйрәм – Сабан туе белән тәбрик итүен, аларга сәлам һәм ихтирам хисләрен җибәрүен белдерде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*