tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркиядәге татар авылы Сабан туенда ханымнарның аш-су осталыгы сыналды
Төркиядәге татар авылы Сабан туенда ханымнарның аш-су осталыгы сыналды

Төркиядәге татар авылы Сабан туенда ханымнарның аш-су осталыгы сыналды

Төркиядәге Османия (Куруһөюк) татар авылы Сабан туе программасы кысаларында үткәрелгән татар аш-су бәйгесенә дистәгә якын хуҗабикә катнашты. Алар кунакларны татар ризыклары белән таныштырдылар.

59 яшьлек хуҗабикә Шәрмин Сүзәр-Акташ беренче урынга лаек булды. Ул туып-үскән татар авылына гына хас булган «Ханым бугазы» дигән тәгам әзерләгән.

Икенче урын 56 яшьлек хуҗабикә Айшә Үстүнгә бирелде. Ул кырым татарларының «Кавурма бөрәк» дигән бәлешен пешереп алып килгән.

Бижутерия остасы, татар килене, 38 яшьлек Ясемин Акташ өченче булды. Ул татар халкының табын күрке – зур бәлеш пешергән. Шунысы кызыклы, Ясемин милләте буенча чәркәз булса да, бөтен татар ризыкларын пешерергә өйрәнгән.

Дүрт әгъзадан торган жюри ризыкларны тәме, тышкы күренеше, пешерү осталыгы һ.б. карап бәяләде. Россиянең Истанбул вице-консулы Александр Сотниченко да жюридә урын алды.

«Безнең авыл ханымнары халкыбызның милли ашларын кулларыннан килгәнчә пешереп торалар. Казанга барып та, Казаннан килүчеләрдән дә өйрәнәләр. Сабан туенда һәр табында татар милли ризыкларын күрергә мөмкин. Бу бәйгене без татар ризыкларына игътибар юнәтү, милли ашларыбызны онытмау, ханымнарыбызның уңганлыгын күрсәтү максаты белән оештырдык», – диде Сабан туе бәйрәмен оештыручыларның берсе Вахит Ирдән.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*