tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кыш бабайда кунакта
Кыш бабайда кунакта

Кыш бабайда кунакта

Түбән Новгород өлкәсенең Спас муниципаль округында Яңа ел тамашаларына Татар Моклокасында узган “Дед Мороз в гостях у Кыш бабая” фестиваленнән старт бирү матур традициягә әверелде. Пандемия сәбәпле ике ел тукталыштан соң, 18 декабрь көнне биредә авыл уртасында урнашкан төп Чыршы янына Кыш бабайлар, Кар кызлары, әкият геройлары җыелды. Әйтергә кирәк, моңа кадәр әлеге фестиваль район күләмендә генә оештырылган булса, быелгысы районара дәрәҗәсендә үтте, чөнки кунак­ка Пильна, Сергач, Кызыл Октябрь округларыннан өч дистәгә якын клуб вәкилләре (шул арада Бозлау, Тукай, Татар Моклокасы, Мөтеравыл, Кочко-Пожар, Уразавыл, Чүмбәли, Суыксу авыллары) килгән иде.

Беренчесеннән башлап шушы фестивальдә “Туган як” газетасы Кыш бабае белән Кар кызы да катнаша килә. Быел бу вазифаларны редакциянең мәгълүмат бүлеге редакторы Илнар Садеков белән җаваплы сәркатибе Румия Хамзина башкарды. Башка еллардан аермалы буларак, фестиваль кунаклары арасында алар «Туган як» газетасына кагылган викторина үткәрделәр һәм төп бүләккә шампан уйнаттылар. Тамашачылар зур активлык белән барлык сорауларга җаваплар кай­тарды, татлы һәм истәлекле күчтәнәчләр алды, ә төп бүләкне җирле клуб методисты Гализә Кукаева отты.

Тулаем алганда, иртәдән башлап бертуктаусыз явып торган яңгырга, аяк асты бозлавык булуга карамастан, Кыш бабай белән Кар кызларына һәм фестиваль ку­накларына кызу булды. Чарада бала-чагаларның гына түгел, хәтта өлкәннәрнең дә чыршы әйләнәсендә күңел ачулары, кышкы уен-конкурсларда ярышула­ры халыкның Яңа ел бәйрәмен яратуы, аны сагынып көтеп алуы турында сөйли.

Чарада катнашкан Спас округы җирле үзидарә баш­лыгы Татьяна Бирюкова, депутатлар советы рәисе Рамил Салихҗанов, Татар Моклокасы башлыгы Са­лех Щегалев барлык катнашучыларны һәм кунаклар­ны бәйрәм белән котлап, фестивальне үз чыгыш­лары белән бизәгән, кәефләрне күтәргән һәркемгә олы рәхмәтләрен җиткерделәр һәм Рәхмәт хатлары белән истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Румия ХАФИЗОВА.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*