tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кыш уртасында балалар өчен лагерь
Кыш уртасында балалар өчен лагерь

Кыш уртасында балалар өчен лагерь

2022ел гыйнвар аеның беренче атнасында Актаныш районы Татар Ямалысы авылы мәчетендә балаларның кышкы ялы оештырылды. Биредә бер төркем малайлар-кызлар кышкы каникулда да ял иттеләр, күңелләрен сафландырдылар, дин сабагы алдылар. Балалар балалар инде, уйныйлар да, шаяралар да. Алар тавышыннан мәчетнең иркен бүлмәсе гөр килеп тора. Һәммәсе матур, пөхтә итеп киенгән. Кызлар яулыктан, малайлар түбәтәйдән. Егермедән дә артык бала арасында 12-13 яшьлек үсмерләр дә, әле мәктәп яшенә җитмәгән сабыйлар да бар.

Балаларны, үсеп килүче яшьләрне әхлаклы итеп тәрбияләү, аларга дин сабагы бирү өчен янып-көеп йөрүче Татар Ямалысы авылы мәчете имам хатыйбы Назыйл Харисов, аның тормыш иптәше Ләйлә абыстай һәм аларның уллары Галинур җәйге-кышкы балалар ялын оештыруга бик җаваплы карый.

“Һәр бала белән телебезне үстерү, әти-әни хакын зурлау, намаз укып, әхлаклылык сыйфатларын үстерүгә кагылышлы бик күп темаларны үз эченә алган дәресләр, балалар күңелендә кече яшьтән ныграк сеңеп кала. Гарәп телен өйрәнүгә нигез салына. Шуның өчендә ялларны файдалы итеп үткәрү өчен балаларны бирегә китерәбез. Мәчеттә лагерь өченче тапкыр оештырылуга карамастан балалар ялны үз итә, яратып йөриләр. Шул ук вакытта, мәктәп программаларыннан ял итәләр, рухларын ныгыталар, көч туплыйлар. Оештыручыларга күңелдә булган рәхмәт сүзләрен сүз белән әйтеп бетерә торган түгел”- ди, бирегә йөрүче балаларның әти-әниләре, дәү әниләре. Хәрәкәтчән сау-сәламәт бала кешесенең тамагыда бик тиз ачучан. Монысын инде бирегә килүче балаларның әниләре, дәү әниләре кайгырта. Тәбикмәк, кабартма, гөбәдия һ. башка төр чәй тәмнәре белән сыйланалар. Менә бит, йомгаклау көненә Вәрисә апалары белән Рәмзия апалары пылау пешергәннәр, тәм-томнардан өстәлләр әзерләгәннәр. Җәй көнендә дә көн саен тәмледән-тәмле сыйлар белән сыйлап, авыл җирендә балаларны дин һәм әхлак дәресләрен өйрәткәнгә таң калып килгән идем. Кыш көнендә дә авылыбызда шундый зур изге эшләр эшләнеп, балалар күңеленә иман нуры салучыларга тагын беркат сокландым. Әлбәттә, бу эштә Татар Ямалысы авылында гомер иткән иганәчеләрдә читтә калмаган. Билгеле, алар үзләренең исемнәрен аерым күрсәтүне яратмыйлар. Әмма, мондый изге эшләргә башкаларның да кушылуын теләр идем. Авылдашларымның Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен башкарган изге эшләре өчен Ходай Тәгалә үзенең әҗер-савапларын юлласын!

Авылдашларыма зур хөрмәт белән,

Гөлчәчәк Фәтхулова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*