tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәрефләрдән – могҗиза!
Хәрефләрдән – могҗиза!

Хәрефләрдән – могҗиза!

Каллиграфия, хөсне хат, ягъни матур язу белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнүчеләр бик сирәк. Айзат Минһаҗи – шул сирәкләр арасында да аерылып торган яшь, өметле каллиграфларыбызның берсе. «Идел»нең Ютубтагы «Осталар һәм остазлар» проектында Айзат хаттатлык серләрен ачкан иде инде. Журнал укучыларыбызга яшь останың фикерләрен тәкъдим итәбез. 

Башлангыч сыйныфларда укыганда ук граффити белән кызыксына башладым. Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә укыганда, укытучым Тәнзилә Камаловадан гарәп телен үзләштердем. Шәмаил музеенда узган дәресләр күңелне җилкетеп кенә калмаган, күрәсең. Гимназиядә оештырылган каллиграфия бәйгеләрендә җиңүем миндә ышаныч һәм тагын да зуррак кызыксыну кузгатты.

Хәзерге вакытта каллиграфия сәнгате тормышымда иң беренче урында тора. Иң мөһим шөгылем! Әлбәттә, төрле хоббиларым да бар. Тасмага фотография төшерергә, атта йөрергә яратам, ук атам, тамак төбе белән җырлаштырам. Яхтинг белән дә шөгыльләнәм.

Каллиграф, ягъни хаттатларның дәрәҗәсе борынгы заманнарда бик югары булган. Ислам мәдәнияте, шәригатьчә яшәү, мөселман дәүләтләре  куәтле чорларда. Заманалар үзгәрә бара, еллар, гасырлар уза, дигәндәй. Бүген исә каллиграфларга мөнәсәбәт төрлечә. Кемдер хаттат һөнәрен бик зур осталык дип күрә, аларга хөрмәт белән карый. «И-и-и нәрсәсе бар инде аның?! Бер-ике хәреф сызып яшисез», – диючеләр дә очрый. Үзең шөгыльләнеп караганда гына, әлеге эшнең бөтен кыенлыгын кичерергә мөмкин шул. «Ашаган белми, тураган белә», – ди халык хаклы рәвештә.

Соңгы арада татар шәмаиле дигән төшенчәне нык популярлаштыра башладылар. Татарстан Диния нәзарәтенең дә бу юнәлештәге эшчәнлеге күркәм булды. Бу төшенчәне күбрәк алар алга сөрде. Ә минем иҗатымда «татар шәмаиле» дигән төшенчә юк. Гомумән, каллиграфия сәнгатен шәмаил сәнгате буларак күрмим. Каллиграфик картиналарны ләүхәләр (язулы такта)  дип атау дөресрәктер. Нәтиҗәсенә, асылына күбрәк туры килә.

Шәмаил, дип әйткәндә билгеле бер техниканы күздә тотабыз. Ул пыяланың арткы ягына ясалып, кирәкле җирләре буяу белән тутырыла, кайбер җирләре буш калдырыла. Астына фольга салынганын әйтәбез. Каллиграфия исә моның белән генә чикләнми. Хәрефләрне язу, аларны бер композициягә җыю һәм башка иҗади хасиятләр…

idel-tat.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*