tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Кызыл таң” газетасының 100 еллыгына “Минем хисләрем – кулъяулыгымда” бәйгесе
“Кызыл таң” газетасының 100 еллыгына “Минем хисләрем – кулъяулыгымда” бәйгесе

“Кызыл таң” газетасының 100 еллыгына “Минем хисләрем – кулъяулыгымда” бәйгесе

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында “Минем хисләрем – кулъяулыгымда” бәйгесенең финалы уза. Бәйге “Кызыл таң” газетасының 100 еллыгына багышланган.

Бүген театрның зур залында оста кулларның конкурс эшләре күргәзмәсе урнаштырылачак. Экспозициядә республиканың төрле районнары һәм шәһәрләре оста куллары чиккән иллегә якын кулъяулык тәкъдим ителгән.

Катнашучылар үз эшләрен презентацияли, кулъяуллык тарихы белән таныштыра, мастер-класслар була, диелгән әлеге хәбәрдә. Жюри финалга чыгучыларны ачыклаячак.

Чара милли традицияләрне саклауга юнәлдерелгән. “Үз кулларың белән чиккән кулъяулыкны бүләк итү – матур милли традицияләрнең берсе. Чигелгән кулъяулык мәхәббәт һәм тугрылык символы”,- диде чараны оештыручыларны берсе, журналист Айгөл Юльякшина.

http://www.bashinform.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*