Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов махсус хәрби операция зонасындагы якташ егетләргә Яңа ел гуманитар конвоен илтеп тапшырды. Муниципаль берәмлекнең матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, Яңа ел бәйрәмнәре Лаеш районы өчен аеруча кайгырту һәм игътибар күрсәтү чоры булган – районнан махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга гуманитар конвой җибәрелгән.
Яңа елны каршылаганнан соң делегация шундук алгы сызыктагы хәрбиләргә ярдәм илтү өчен юлга чыккан. Лаешлылар миссия кысаларында Донецк Халык Республикасы һәм Запорожье өлкәсендәге, шулай ук Херсон юнәлешендәге 10 хәрби частьтә булган.
Барлыгы 15 тоннага якын төзелеш материаллары, шул исәптән блиндажлар кору өчен такталар, ОСБ-панельләр, фанера, гипсокартон, профильләр, борыс һәм җылыткыч материаллар илтеп тапшырылган.
Моннан тыш, хәрбиләргә бензин һәм дизельле генераторлар, бензин пычкылары, шөреп боргычлар, дрельләр, техника өчен май, пычкы чылбырлары, принтерлар, күпфункцияле җайланмалар, эвакуацияләү машиналары өчен резина, арбалы квадроцикл, көнкүрешне җайлаштыру өчен баклы мич, рацияләр, спутниклы интернет, дроннарны ачыклау детекторлары, антенналар, маскировка челтәрләре, коры өй ризыгы, Яңа ел күчтәнәчләре, балык, чәк-чәк һәм бал алып килгәннәр.
Гуманитар йөкне Лаеш районы администрациясе, «Үзебезнекеләргә ярдәм» хәйрия фонды, эшмәкәрләр, хәрбиләрнең туганнары һәм якыннары, битараф булмаган кешеләр формалаштырган.
Илдус Зарипов мондый ярдәмнең мөһимлеген ассызыклады: «Бәйрәм вакытында, якташларыбыз ярдәмгә мохтаҗ чакта битараф кала алмадык. Әлеге конвой – сынаулар каршындагы көчебез һәм бердәмләшүебез символы. Бу гуманитар ярдәм безнең геройларга иртәгәсе көнгә ышаныч өстәсен, егетләребез өйдә аларны һәрвакыт көтүләрен һәм ярдәм итәргә әзер булуларын белсен», – дип белдерде ул.
Чыганак: tatar-inform.tatar