tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лаеш Җәмигъ мәчетендә Рамазанда мохтаҗларның ихтыяҗлары конвертта языла, теләгәннәр ярдәм итә
Лаеш Җәмигъ мәчетендә Рамазанда мохтаҗларның ихтыяҗлары конвертта языла, теләгәннәр ярдәм итә

Лаеш Җәмигъ мәчетендә Рамазанда мохтаҗларның ихтыяҗлары конвертта языла, теләгәннәр ярдәм итә

Лаеш шәһәренең Җәмигъ мәчетендә Рамазан аенда мохтаҗларга ярдәм итүнең яңа форматын уйлап тапканнар. Акциянең идеясе барлыкка килүгә быел беренче тапкыр мөфтият тарафыннан игълан ителгән, биналарны тышкы яктан сәнгатьчә бизәүгә юнәлтелгән “Нурлы Рамазан” бәйгесе сәбәпче булган.

Проектның башында Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы Зөфәр хәзрәт Габдуллин һәм мәчет активистлары тора. Мәчет ел дәвамында мохтаҗ гаиләләргә булышып торса да,  оештыручыларның Рамазан аенда да, савап алырга насыйп булсын дип, өстәмә ярдәм күрсәтәселәре килгән. Мәчеткә керә торган урында “Рамазан – изге гамәлләр ае” дигән стендка конвертлар беркетеп куелган – аларның эчендә мохтаҗ кешеләрнең, ятим балаларның, инвалидларның, төрле авыр хәлдә калган дин кардәшләребезнең ихтыяҗлары турында язылган. Теләгән һәркем, конвертны ачып, аларга ярдәмен күрсәтә ала. Стендтагы конвертларда Лаеш шәһәрендә һәм шулай ук янындагы авылларда яшәүче 30 лап гаилә урын алган. Алар арасында тол һәм ялгыз әниләр, инвалидлар һәм инвалид балаларны тәрбияләүчеләр, ятимнәр, күпбалалы гаиләдән чыккан балалар һ.б. бар.

Проектны Җәмигъ мәчетенә йөрүчеләр бик хуплап каршы алган. Стендка урнаштырылган конвертлар саны кими бара, ярдәмгә мохтаҗлар турында яңа мәгълүматлар өстәлә бара. Булышлык итүчеләр арасында үзләре турында мәгълүмат бирмәүне сораучылар да, мохтаҗлар белән очрашып күрешүчеләр дә бар. Беренче очракта акчаларны, азык-төлек җыелмаларын мәчет активистлары җыеп тапшыра. Рамазан аенда бу кешеләргә ярдәм итеп бетерергә ниятлиләр.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*