tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лениногорск районында Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге тарихи-мәдәни комплекс ачылды
Лениногорск районында Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге тарихи-мәдәни комплекс ачылды

Лениногорск районында Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге тарихи-мәдәни комплекс ачылды

25 ноябрьдә Татарстан Республикасы Лениногорск районының Тимәш авылында Габдерәхим Утыз Имәни  исемендәге тарихи-мәдәни комплекс ачылды. Биредә, әтисенең ватанында, ул гомеренең соңгы елларын үткәргән.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Ул тантаналы чарага җыелган кунакларны, Лениногорск районының Тимәш авылы халкын һ.б. әлеге истәлекле көн белән котлады.

Габдерәхим 1754 елда хәзерге Чирмешән районы Утыз Имән авылында ярлы игенче гаилә­сендә туган. Ул – әдә­биятыбыз тарихында иң беренче мәгърифәтче шагыйрь. Аның ун поэмасы барлыгы мәгълүм. Утыз Имәни татар текстоло­гиясе фәненә нигез салучы бу­лып та санала. 1824 елда ул Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэ­масының унга якын кулъязмасын үзара чагыштырып чыккан, әсәр­нең фәнни чагыштырма текстын барлыкка китергән.

Башта Габдерәхим Утыз Имәни үзе өйрәнә торган гарәпчә китаплардагы авыр аңлаешлы сүзләргә, дини терминнарга аңлатмалар язу, аларны татарчага тәрҗемә итү, гарәпчә-фарсыча сүзлекләр төзү белән шөгыльләнгән. Ә соң­га таба ислам диненең гамәли һәм теоретик мәсьәләләре ха­кында гыйльми трактатлар да яза башлаган.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*