tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Татарча диктант” акциясе узды
Казанда “Татарча диктант” акциясе узды

Казанда “Татарча диктант” акциясе узды

Бүген Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында “Татарча диктант” акциясе узды. Быел ул 7 тапкыр оештырыла.

Акциягә 300гә якын катнашучы килде. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре, Казан федераль университеты студентлары һәм укытучылары да бар иде.

Акциядә катнашучылар язучы Зөлфәт Хәкимнең «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар» әсәреннән 195 сүзлек өзек яздылар. Текстны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы профессоры Әлфия Юсупова укыды.

Шулай ук ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында трансляцияләр дә алып барылды. Диктант акциянең рәсми diktant.tatar сайтында да трансляцияләнде. Диктант текстын Татарстан өчен Россия театр һәм кино актрисасы, җырчы, Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Вәлиева, РФ төбәкләре өчен телевидение дикторы, телевидение алып баручысы, Казан театр һәм музыка уку йортлары укытучысы Татарстан Республикасының атказанган артисты Инсаф Абдулла, чит илләр өчен профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин укыды.

Татар телендәге диктантны филологлар, профессорлар һәм филология фәннәре докторлары тикшерә. Диктант нәтиҗәләрен акция сайтында чарадан соң 1 айдан соң күреп булачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*