tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев “Татарча диктант” акциясенә кушылды
Васил Шәйхразыев “Татарча диктант” акциясенә кушылды

Васил Шәйхразыев “Татарча диктант” акциясенә кушылды

Бүген Казан шәһәрендә “Татарча диктант” акциясе узды. Диктантның трансляциясе ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында,  акциянең рәсми diktant.tatar сайтында күрсәтелде.

РФ төбәкләре өчен текстны телевидение дикторы, телевидение алып баручысы, Казан театр һәм музыка уку йортлары укытучысы Татарстан Республикасының атказанган артисты Инсаф Абдулла укыды. Аларга Бөек Ватан сугышы ветераны, күренекле татар язучысы, тәрҗемәче, журналист, хәрби корреспондент Афзал Шамовның хатыннан өзек тәкъдим ителде.

“Татарча диктант” акциясенә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев  кушылды. Шулай ук диктантны Татарстан Республикасының Халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының яшьләр комитеты җитәкчесе Ленария Мөслимова язды.

2022 елның 25-27 ноябрь көннәрендә җиденче тапкыр “Татарча диктант” дөньякүләм белем тикшерү акциясе уза.

“Татарча диктант” акциясе грамоталы  язу, әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә юнәлтелгән. Теләге булган һәр кеше татар телендә диктант язуда үз көчен сынап карый ала.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*