tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Татарча диктант” акциясе башланып китте
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Татарча диктант” акциясе башланып китте

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Татарча диктант” акциясе башланып китте

Бүген “Татарча диктант” дөньякүләм белем тикшерү акциясенең беренче көне. Әлеге минутларда Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында диктант яза башладылар. Диктанка 100 дән артык катнашучы килгән.

Акциядә катнашучылар язучы Зөлфәт Хәкимнең «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар» әсәреннән 195 сүзлек өзек язачаклар.

2022 елның 25-27 ноябрь көннәрендә җиденче тапкыр “Татарча диктант” дөньякүләм белем тикшерү акциясе уза.

“Татарча диктант” акциясе грамоталы  язу, әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә юнәлтелгән. Теләге булган һәр кеше татар телендә диктант язуда үз көчен сынап карый ала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*