tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Вахит Имамов: Наҗар Нәҗми үзен туган авылы янында ялгызын гына җирләүне васыять иткән
Вахит Имамов: Наҗар Нәҗми үзен туган авылы янында ялгызын гына җирләүне васыять иткән

Вахит Имамов: Наҗар Нәҗми үзен туган авылы янында ялгызын гына җирләүне васыять иткән

Бер төркем татар язучылары – Башкортстанның Дүртөйле районы Миңеште авылы янында Башкортстанның халык шагыйре, сүз остасы Наҗар Нәҗминең каберен зыярәт кылды.

«Мине авылыма кергәндә, Агыйдел елгасы күренеп торган тау башында җирләрсез. Мин шуннан Агыйделгә карап, сезгә сәламнәремне юллап ятармын», – дип, васыять әйтеп калдырган булган. Ләкин ул җирләнгән урын Наҗар Нәҗми әйткән урында ук түгел, чөнки мөселман динендә каберне авыш җирдә күмү кабул ителмәгән. Каберне тигез җиргә урнаштырганнар: аягүрә бассаң гына, Агыйдел күренә», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, шагыйрь туган туфрагын, туган авылын яраткан. «Хәтта Агыйделен дә гомере буе сагынып яшәгән һәм, мәңгелек юлга киткәч тә, сагынып яшәргә әзер. Мин аның белән таныш идем. Наҗар абый мине язучы, Салават Юлаев премиясе лауреаты Гали Ибраһимов янына алып барган иде. Мин аны хәзер дә сагынып искә алам», – дип сөйләде ул.

Наҗар Нәҗми каберен «Казан утлары» баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон зыярәт кылды.

  • Наҗар Нәҗми (Хәбибнаҗар Нәҗметдин улы Нәҗметдинов) – 1918 елның 5 февралендә Башкортстанның Дүртөйле районы Миңеште авылында туа. 1941 елда фронтка китә, 1946 елда Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институтын тәмамлый. «Уфа юкәләре», «Мине юллар чакыра», «Сиңа тагын мин бер киләм әле», «Юкка түгел, юкка түгелдер», «Кышкы романс» һ.б. шигырьләренә Рим Хәсәнов музыка язган җырлар, «Таулар юлы» җыры Заһир Исмәгыйлев музыкасына язылган җырлары белән билгеле.
  • Шагыйрь исемен Дүртөйле шәһәрендә бер урам һәм башкорт гимназиясе, авыллардагы урамнар йөртә. Талантлы иҗатчыларны дәртләндерү максатында, Наҗар Нәҗми исемендәге премия булдырылган. Наҗар Нәҗми 1999 елның 6 сентябрендә вафат була.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*