22нче февраль көнне Лениногорск шәһәрендә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасы Мәдәният йортында зурлап билгеләп уздырылды. Районда күпмилләтле халыклар яшәгәнлектән фойе һәм залларда төрле милләт халыкларының милли ризыкларын чагылдыручы искиткеч бай эчтәлекле күргәзмәләр оештырылган иде. Сәхнәдә исә төрле милләт халыкларының милли җыр һәм биюләре гөрләде.
Тантанада Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев та катнашты.