tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Люция Вафина: “Без китапханәләрдә балаларыбызга дастаннар укый башладык”
Люция Вафина: “Без китапханәләрдә балаларыбызга дастаннар укый башладык”

Люция Вафина: “Без китапханәләрдә балаларыбызга дастаннар укый башладык”

Әлеге минутларда “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездының пленар утырышы бара. Башкортстан Республикасы татар хатын-кызларының «Ак калфак» берләшмәсе җитәкчесе, иганәче Люция Вафина берләшмә эшчәнлеге белән таныштырды.

– 2023 нче елны Бөтендөнья татар конгрессы Дастаннар елы дип игълан иткәч, без китапханәләрдә балаларыбызга дастаннар укый башладык. Өлкәннәребез аларны аңлатып та бирәләр. Балалар бик яратып йөриләр.

Люция Вафина “Сәхнә дуслары” татар үзешчән театр коллективы Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле белән чыгыш ясавы турында да сөйләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*