tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кадрия Идрисова Бөтендөнья татар хатын-кызлары хәрәкәтенең координацион Советы рәисе итеп сайланды
Кадрия Идрисова Бөтендөнья татар хатын-кызлары хәрәкәтенең координацион Советы рәисе итеп сайланды

Кадрия Идрисова Бөтендөнья татар хатын-кызлары хәрәкәтенең координацион Советы рәисе итеп сайланды

III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездында Бөтендөнья татар хатын-кызлары хәрәкәтенең координацион Советы әгъзалары сайланды. Шулай ук биредә Совет рәисен дә сайладылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Автоном коммерцияле булмаган «Бала-Сити» гомуми белем бирү оешмасы генераль директоры Альбина Насыйрова тәкъдим белән чыкты:

– Хөрмәтле делегатлар, коллегалар! Бүгенге көндә татар хатын-кызлары хәрәкәте төрле юнәлешләрдә үз эшчәнлеген бик актив алып бара. Бу эшчәнлекне алып баруда Кадрия Рәес кызының роле бик зур. Ул – әлеге эш белән янып йөрүче шәхес, шуңа күрә Совет рәисе вазыйфасына Идрисова Кадрия Рәес кызы кандидатурасын тәкъдим итәм, – диде ул һәм кандидатура тавышка куелды.

Делегатларның бердәм  тавышы белән Идрисова Кадрия Рәес кызы Бөтендөнья татар хатын-кызлары хәрәкәтенең координацион Советы рәисе итеп сайланды.

Шулай ук Кадрия Идрисова тәкъдиме һәм делегатларның тавышы белән Бөтендөнья татар хатын-кызлары хәрәкәтенең координацион Советы рәисе урынбасары итеп Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, АНО «Бала-Сити» гомуми белем бирү оешмасы генераль директоры Альбина Насыйрова билгеләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*