tatruen
Баш бит / Яңалыклар / III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездының пленар утырышында Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырдылар
III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездының пленар утырышында Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырдылар

III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездының пленар утырышында Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырдылар

III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездының пленар утырышында Татарстан Республикасы дәүләт һәм Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләрен тапшырдылар.

Театр сәнгатен үстерүгә мөһим өлеш кертүе һәм күпъеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен Уфа “Нур” татар дәуләт театры артисты, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Сәвия Сираева “Дуслык” ордены белән буләкләнде.

«Европа татарлары альянсы» Европа берлеге илләре татарлары халыкара ассоциациясе идарәсе әгъзасы Фәүзия  Һадиуллинага «Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале белән Татарстан Республикасы Саба районының хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе, “Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” (Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсе) муниципаль бюджет учреждениесе директоры Ләйсән Билалова, Татарстан Республикасы Түбән Кама районының хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе, “Ай-тенс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Гөлсинә Галиуллина, Татарстан Республикасы Кукмара районының хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина бүләкләнде.

Бөтендөнья татар конгрессы медале Урал аръягы татарлары” Курган төбәк иҗтимагый оешмасы акивисты Курган өлкәсенең “Ак калфак” клубы әгъзасы Эльза Мостафина, Санкт-Петербург шәһәренең җирле «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фирая Рәшитова, Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре һәм районы җирле оешмасы җитәкчесе, “Әлмәт хәбәрләре” газетасы баш мөхәррире Ландыш Зарипова, Мәскәү шәһәрең “Хәзинә” вокал-хореографик ансамбле җитәкчесе
Ильмира Галимовага бирелде.

Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты Башкортстан Республикасының Чишмә районы Ярми авылы мәдәният сарае җитәкчесе Гөлфия Сәрвәрова, Санкт-Петербург шәһәренең татар хатын-кызлары “Ак калфак-Нева” иҗтимагый оешмасы әгъзасы Гөлнара Трегулова, «Ак калфак» татар хатын-кызлар берләшмәсе» иҗтимагый оешмасының Башкортстан Республикасы Уфа районы бүлекчәсе җитәкчесе Альбина Якупова, Төмән өлкәсенең җирле “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айсылу Юнысова, Чувашстан Республикасы җирле «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сания Ишморатовага тапшырылды.

Шулай ук Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары тармагында нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасының «ТАТМЕДИА» Республика матбугат һәм массакүләм  коммуникацияләр агентлыгы Рәхмәт хаты белән Бөтендөнья татар конгрессының Республика иҗтимагый фондының Милли мәгариф һәм мәдәният комитетының баш референты Ләйсән Исхакова бүләкләнде.

Бүләкләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев тапшырды.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*