tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ленария Мөслим «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең Камал театры янында узу сәбәбен аңлатты
Ленария Мөслим «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең Камал театры янында узу сәбәбен аңлатты

Ленария Мөслим «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең Камал театры янында узу сәбәбен аңлатты

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим «Мин татарча сөйләшәм» акциясен Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршында уздыру сәбәбен әйтте.

«Матур чараның киң аудиториясе булсын иде дип тырышабыз. Төп бурыч – аудиторияне киңәйтү, халыкны туплау. Камал театры – халык күп йөри торган туристик нокталарның берсе. Быел мәйданчыкта ризык сату нокталары да эшләячәк. Кешеләр кимендә ярты сәгатьтә каһвә эчәргә тукталып, мәгълүматны сеңдерәчәк. Камал театры мәйданы – максимализм, безнең концепциягә туры килгән киңлек ул», – диде Ленария Мөслим «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Акция киләчәктә элекке урында – кабат Бауман урамында уздырылмасмы, дигән сорауга Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе киләчәкне фаразлап булмавын әйтте. «Дөнья тиз үзгәрүчән, фаразлап утыру хата, минемчә. Акция төрле урында оештырыла ала. Төрле вазгыятьтә үз фикереңне саклап калып, югалтмыйча аны җиткерү мөһим», – диде ул.

«Элек без «татар теле – барлык кеше өчен» дигән шигарьне яклап килдек. Шуңа күрә акция дә интернациональ урамда – Бауман урамында уза иде. Татар концерты Камал театры янында гына булырга тиеш түгел, дигән фикердән арынырга теләдек. Хәзер татар теле популярлашты, ул шәһәр теленә әйләнде, стереотиплардан арындык. Шуңа күрә акцияне киләчәктә Максим Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында оештырсак та, хата булмас», – диде Ленария Мөслим.

  • 26 апрельдә 16:00 сәгатьтә Камал театры каршында «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе нәтиҗәләрен игълан итү һәм чараның гала-концерты узачак. Акция берничә юнәлешне берләштерә: «Kazan Quest» квест-уены, «Тяжело с татарским» антипремиясен тапшыру, «Татар теле рәисен» сайлау, шигъри перфоманс, җанлы татар музыкасы бәйгесе һәм гала-концерт.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*