Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Мансур Сөләйманов: “Форумга килгәч, татарлар белән якыннан танышып китәбез”
Мансур Сөләйманов: “Форумга килгәч, татарлар белән якыннан танышып китәбез”

Мансур Сөләйманов: “Форумга килгәч, татарлар белән якыннан танышып китәбез”

Бүген, 26 февраль көнне, Казан шәһәрендә XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены башланды. Форумның төп максаты – татар авылларының икътисадый үсешен күтәрү, эшмәкәрләр арасында тәҗрибә уртаклашу һәм яңа проектларны тормышка ашыру өчен платформалар булдыру.

Чувашия Республикасыннан килгән делегат Мансур Сөләйманов форумда үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты.

-Без транспорт хезмәтләре күрсәтү һәм тимер-бетон эшләнмәләр эшләү белән шөгыльләнәбез. Форумга беренче мәртәбә генә килүем түгел. Монда килгәч, татарлар белән аралашып, якыннан танышып китәбез, – диде ул.

Форумда катнашучылар арасында авыл хуҗалыгы, сәүдә, хезмәт күрсәтү һәм башка тармакларда эшләүче эшмәкәрләр бар. Алар үзара фикер алышып, авылларның икътисадый потенциалын арттыру юлларын эзлиләр. Шулай ук форумда дискуссияләр планлаштырылган, бу исә татар эшмәкәрләренең белемнәрен һәм осталыкларын камилләштерүгә ярдәм итәчәк.

Казанның кунакчыллыгы һәм татар халкының бай мәдәнияте форумны тагын да югары дәрәҗәгә күтәрә. Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының нәтиҗәләре, безнең авылларда икътисадны үстерү һәм татар халкының традицияләрен саклап калу өчен зур әһәмияткә ия булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*