Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов хәзерге көндә Актанышта гәрәй, кыпчак, карабәк, кыргыс, байлар кебек борынгы татар кабиләләре варислары яшәвен әйтте. Бу хакта ул «Көнчыгыш Кама аръягының тарихи-мәдәни мирасы һәм бүгенгесе» төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә сөйләде.
«Бу — Актаныш халкының нәсел тамырларының бик борынгыдан килүен дәлилли. Әлеге шәҗәрәләр нәселләрнең таралыш географиясен дә күрсәтә. Актаныш тарихы искиткеч бай һәм катлаулы. Ул бөтен милләтебез тарихының көзгесе дип тә әйтеп була, чөнки бу җирлектә татар халкы фомалашуының төп этаплары чагылыш тапкан. Бу җирләр борынгы татар дәүләтләренә кергән», — диде ул чыгышында.
Галим Актаныш территориясендә яшәгән халыкның үзенчәлеген аның күрше һәм тугандаш халыклар белән тыгыз мөнәсәбәтләрдә булуында, диде. Ул борынгыдан ук төбәктә төрки һәм фин-угор халыкларының бабаларының бергә яшәүләрен әйтте.
«Болгарлар хәзерге Актаныш территориясенә VII–VIII гасырларда күренә башлый, сәүдә итәләр. Беренче Болгар авылы XI–XII гасырларда барлыкка килә. Бу татар халкының үз төбәгендәге беренче миграция дулкыны. Алтын Урда заманнарында бердәм татар халкы формалашканда икенче миграция була. Аның географиясе киңәя. Халык Болгар, Кавказ, Дон якларыннан күченә. Нәтиҗәдә, ислам дине бу җирләрдә дә көчәя», — диде ул.
Марат Гыйбатдинов Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, халыкның төрле төбәкләргә күченүен искәртте. «Нәтиҗәдә, XVII гасырда Әнәк, Кәскә, Качкын һ.б. бик күп авылларга барлыкка килә. Бу — төбәккә күчүчеләрнең өченче дулкыны булып санала», — дип аңлатты галим.
Зилә Мөбәрәкшина
tatar-inform.tatar