tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җанисәп турында сөйләшик!
Җанисәп турында сөйләшик!

Җанисәп турында сөйләшик!

Бер караганда, барыбыз да урта мәктәпне бетергән, укый-яза беләбез, хәтта ел саен диярлек төрледән-төрле сайлауларга йөрибез – халык санын алу анкетасындагы сорауларга җавап бирергә белемебез җитәрлек. Икенче яктан, халык санын алу бланкында юри яки ялгышып хаталы мәгълүмат  бирсәң, ул гомуми статистикага кереп китә. Шунысы да бар: җанисәпкә иҗади килеп булмый, монда уйлап кына гамәл кылырга кирәк, дип кисәтә белгечләр. Димәк, безгә төп-төгәл күрсәтмәләр дә артык булмас.

Бу юлы Анкетадагы кайбер сорауларга тукталып үтәрбез. Аларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитетының эксперт шурасы әгъзасы, филология фәннәре кандидаты Илгиз Илдар улы Халиков аңлата.

“Анкетада татар кешесе аеруча игътибарлы булырга тиешле сораулар:

10.  Владеете ли Вы русским языком?   да / нет

Бу сорауга шаяртып яки ниндидер башка ният белән “юк” дип җавап бирергә кирәкми. Русиядә яшәгәч, “әйе” дип куярга кирәк, чөнки рус теле  –  дәүләт теле. Бу априори. Әлеге очракта шаяручыларны кызганырга гына була. Бу ваемсызлык билгесе. Каш ясыйм дип, күз чыгара күрмәгез!

11. Какими иными языками владеете?

Монда җавап бирер өчен 3 юл калдырылган, ягъни өч телне язып була. Иң беренче тел итеп, әлбәттә, татар телен күрсәтергә кирәк, чөнки бу телебезнең тормышта гамәли кулланылышы, аның таралу даирәсе турында мәгълүмат бирәчәк. Шул ук сорауда 11.1 пункты булып, күрсәткән телләребез каршында тамга кую сорала: Какие из них используете в повседневной жизни? Әлбәттә, “Татарский” дип билгеләгән беренче юл каршындагы шакмакка тамга салырга кирәк! Көндәлек тормышта актив кулланылган телгә дәүләт күләмендәге мөнәсәбәт тә яхшы булырга тиеш, дип өметләник.

12. Ваш родной язык.

Бу сорау астында бер юл бар, шул юлга “татарский” дип язып куярга кирәк. Татар телен ана теле дип санаганнар өчен башка вариантлар юк һәм була да алмый.

14. Ваша национальная принадлежность ( “По самоопределению в соответствии со ст. 26 Конституции РФ”).

Бу сорауга нинди җавап язарга икәнен барлык татарлар болай да белә. Татар кешесе өчен милләтен “татар” дип күрсәтү мөһимлеге бәхәссез! Җанисәпнең әһәмияте бәхәссез. Әмма ваемсызлар саны һәрвакыт булачак. Шуңа күрә аңлату эшләре алып бару зарур. Инде аңларга теләмәгәннәр хакында халык: “Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән керми!” дигән”.

Илгиз Илдар улы әйткәннәргә фәкать шуны өстәргә мөмкин: гаиләдә балалар, авырулар, үзләре җавап бирә алмаслык карт-коры булса, алар өчен дә электрон анкетаны (мәсәлән, Госуслуги порталында) тутырып, 10, 11, 12, 14 сорауларга дөрес җавап бирик!

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*