tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мари илендә Җәлил шигырьләрен сәхнәләштерделәр
Мари илендә Җәлил шигырьләрен сәхнәләштерделәр

Мари илендә Җәлил шигырьләрен сәхнәләштерделәр

Йошкар – Ола шәһәрендә эшләп килүче “Республиканың татар мәдәнияте үзәге”ндә  шаулап – гөрләп Герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган зур мәдәни чара узды. Муса Җәлилнең шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәтергә кирәкле бу конкурс инде 18 енче тапкыр үтте.

Конкурсны шәһәребезнең мәдәният бүлеге җитәкчесе Владимир Михайлович Хрулев ачып җибәрде.

Конкурс елдан – ел зурая, колачын җәя. Башта шәһәр күләмендә генә уздырыла торган бу конкурс инде күптән Республика күләмендә уза. Республиканың татар теле укытыла торган һәр мәктәптән катнашучылар килә. Конкурста катнашучылар  ике телдә Җәлилнең шигырләрен укыйлар.  Йошкар – Ола мәктәпләрдән башка быел тагын 4 районнан 8 мәктәп укучылары катнашты.

Без, конкурсны оештыручылар,  катнашучыларның шулай матур, эчтәлекле итеп сәхнәләштерелгән чыгышларыннан ел саен бер нәтиҗәгә киләбез – бу конкурс үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү өчен бик кирәк. Шулай ук бу мәдәни чарада катнашучылар сөекле шагыйребез Муса Җәлилнең иҗаты белән дә якыннан танышалар.

Конкурсны уздырыга булышлык күрсәткән “Идел яшьләр үзәге”нә, Йошкар – Ола шәһәрехакимиятенә,  мәктәп директорларына зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Марий Эл Республикасының “Республиканың татар мәдәнияте үзәге” хезмәткәрләре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*