tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марс Тукаев: ” Һәр төбәктә шул субьектның җитәкчеләре белән очрашып, милләттәшләребезне борчыган мәсьәләләр аларга җиткерелә”
Марс Тукаев: ” Һәр төбәктә шул субьектның җитәкчеләре белән очрашып, милләттәшләребезне борчыган мәсьәләләр аларга җиткерелә”

Марс Тукаев: ” Һәр төбәктә шул субьектның җитәкчеләре белән очрашып, милләттәшләребезне борчыган мәсьәләләр аларга җиткерелә”

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышында Башкарма комитет җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Рифкать улы Тукаев Федераль округларда Бөтендөнья татар конгрессының җыеннарын үткәрү хакында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге эшлекле сәфәрләр 2018 нче елдан даими оештырыла.

“Быелгы җыелышлар 21-22 нче гыйнвар көнне Уфада башланып китте. Узган елларда без төбәкләргә баргач, оешмаларыбыз вәкилләрен йөзәр, кайбер регионнарда меңәр кешелек залларда җыйган булсак, быел чикләүләргә туры китереп, азрак саннарда берничә мәйданчыкта җыярга мәҗбүр булдык. Милли Шура рәисе һәр төбәктә шул субьектның җитәкчеләре белән очрашып, милләттәшләребезне борчыган мәсьәләләрне аларга җиткерә,”- диде Марс Тукаев.

Очрашулар инде, Урал, Идел буе, Себер Федераль округларында уңышлы гына узды. Марс Рифкать улы Тукаев утырыштагыларны алда планлаштырылган сәфәрләр белән дә таныштырды.

Милләттәшләребез белән җыеннар Идел буе федераль округына кергән төбәкләр – Мордовия һәм Чувашия Республикалары, Ырынбур, Самара, Сарытау, Пенза, Ульян өлкәләре өчен 17нче-18нче февраль көннәрендә Ырынбур өлкәсендә;

-Төньяк Кавказ һәм Көньяк федераль округларындагы татар милли-мәдәни җәмгыятьләре җитәкчеләре өчен 25нче-26нчы февраль көнне Әстерхан шәһәрендә ;

-Үзәк федераль округы татар җәмгыятьләре өчен 25нче февраль көннәрендә Ярославль шәһәрендә;

-Ерак Көнчыгыш федераль округына, шулай ук Красноярск крае һәм Иркутск өлкәләрендәге татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре өчен 2нче-3нче март көннәрендә Саха-Якутия Республикасында  үтәчәк.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев: “Без хәзер үзебезнең сәфәрләребезгә үзенчәлек керттек. Кайсы төбәккә барсак та, андагы татар авыллары белән танышабыз. Бу эшне алга таба да дәвам итәчәкбез,”-диде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*