tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Маршал Чуйков шоферы
Маршал Чуйков шоферы

Маршал Чуйков шоферы

Гади кешеләр, аларның төрле һөнәрләре хакында сөйләгәндә Балтач районында еш кына Каюм Кәлимуллинны искә алалар. К.Кәлимуллин Бөек Ватан сугышында шофер булып катнашып, аның җиңүле тәмамлануын үз күзләре белән күргән кеше.

Хәзерге вакытта машина йөртү белән берәүне дә шаккатыра алмыйсың. Тик ул чагында, сугышка кадәр, “машина җене” кагылган кешеләр күп булмый. Балтач районының Иске Салавыч авылында 1915 елда туган Каюм Кәлимуллин, төгәл, өлгер, техникага һәвәс булганлыктан, бик яшьтән, колхозга кайткан беренче машинада шофер ярдәмчесе булып эшли башлый.

1941 елда, Бөек Ватан сугышы башлангач, Каюм фронтка китә. Кече командирлар хәзерләү мәктәбендә укып, өлкән сержант дәрәҗәсе ала. Ул көннәрдә фронтта киеренкелек соң дәрәҗәгә җиткән чак. К.Кәлимуллинны 62 нче армия командующие В.И. Чуйковның шоферы итеп билгелиләр.

Каюмның командиры генерал Чуйков Гражданнар сугышында үзен яхшы командир итеп танытып өлгергән була. Ул вакытта Василий Иванович булачак ТАССР җирләрен азат итүдә якыннан катнаша. Талантлы 19 яшьлек крестьян егетенең хәрби дәрәҗәле начальник булып китүе үзе бер мавыктыргыч тарих. Ул полк командиры булган беренче сугышында ук Минзәләне аклардан сугышып ала. Чуйков шул елларда ук талантлы хәрби начальник буларак Татарстан тарихына кереп калган кеше. Ул Алабуга һәм Чаллы шәһәрләре тирәсендә дә Колчак гаскәрләренә каршы сугыша.

Чуйков 1942 елның җәендә яңа гына оешкан 62нче армия белән командалык итә. Мөмкинлек чыгу белән немецлар командирларны чүпләп кенә торалар. 1942 елның 23 июлендә, мәсәлән, Чуйков һавада очып, совет гаскәрләре позицияләрен У-2 самолетында карап йөргәндә, У-2гә немец “Юнкерс”ы һөҗүм итә. “Юнкерс”ның 10 мәртәбә һөҗүменнән соң У-2 җиргә каплана һәм шунда җимерелеп-янып бетә, әмма командирга берни булмый. Шушы вакыйгадан соң “Юнкерс”лар Чуйковны тынычлыкта калдырмыйлар. 3 сентябрьдә командующий утырган машина тагын “Юнкерс” һөҗүменә юлыга, очучы аны “ауларга” керешә һәм командующий машинасына төбәп 12 бомба ташлый. Василий Иванович истәлекләрендә язганча, бары тик шофер Каюм Кәлимуллинның югары профессионализмы гына аларны үлемнән саклап кала. Өстәвенә машинага да артык зур зыян килми.

Ә алда командующийны, һәм билгеле инде, аның кул астында эшләүче шоферны да, аннан да зуррак сынаулар көтеп тора. 1942 елның сентябрендә 62нче армия командующие Сталинградны ничек тә дошманга бирмәскә дигән приказ ала. Чуйков командалык иткән армия инде җимерек хәрабәләргә калган шәһәрдәге 6 айга сузылган сугышлары – героик оборона белән дан ала. Биредә һәр җимерек йорттагы исән калган кешеләр дошманга каршылык күрсәтәләр. Соңыннан немец хәрбиләре истәлекләрендә ул көннәрдәге Сталинградны “бертуктамый атып торучы хәрабәләр” дип язалар. Шул рәвешле, Чуйков армиясе сугышчыларының батырлыгына түзә алмыйча, 1943 елның 1 февралендә генерал-фельдмаршал Паулюс штабы белән бергә Чуйковка әсирлеккә төшә. Сталинградтагы героик оборона сугышларын – егерменче гасырның хәлиткеч сугышларының берсен җиңүле тәмамлаган өчен 62нче армия 8нче гвардия армиясе итеп үзгәртелә.

Ә Каюм Кәлимуллин хакында Чуйков җае чыккан саен сокланып яза. Каюм штаб автомобильләрен – җиңел машиналар йөртә. Фронтта ул чагында ГАЗ-А, ГАЗ-М1, ГАЗ-67ләрне файдаланалар. Алар “Форд”лар нигезендә ясалган һәм камилләштерелгән була. Фронтта бу машиналар немецларның котын алып тора. Ул автомобильләрне немецлар “русский виллис”, “Иван виллис” дип атыйлар. Шулай итеп, җиңел машиналар да фронтта шактый зур роль уйный.

Командующийның сугыш барганда кайда булуы, нәрсә күрүе бик әһәмиятле, шуңа күрә Чуйков һәрвакыт юлда була. Шоферы Каюм белән бергә сугышның башыннан ахырына кадәр фронт юлларын үтәләр алар. Якташыбыз Каюм Кәлимуллин, үз вазыйфаларын тиешенчә үтәгәне һәм сугыштагы батырлыклары өчен хөкүмәтнең зур бүләкләренә лаек була. Ул Сугышчан Кызыл Байрак, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.

1944 елның 5 июнендә 8нче гвардия армиясе гаскәрләре 3нче Украин фронты резервына куелалар. Армия хәлиткеч вакыйгалар алдында тора. Рәсми рәвештә хәбәр итәләр: 8нче гвардия армиясе 1нче Белоруссия фронты составына күчерелә һәм безнең гаскәрләрнең төп һөҗүм юнәлеше итеп билгеләнә. Бу бик зур дәрәҗә. Әмма армиядә ул хакта бик аз кеше белә. Бу яшерен хәбәр, зур хәрби сер була, командирларга, хәтта генералларга да бу хакта сөйләшү тыела. Тулы бер армияне күчерү дошман өчен көтелмәгәндә булырга һәм сизелми калырга тиеш була.

1944 елның 10 июнендә армияне тимер юл буйлап көньяк флангтан совет-герман фронтының үзәгенә күчерү турында приказ алына. Гаскәрләрне төяү 12 июньдә иртәнге сәгать 6га тәгаенләнеп, бу эш өчен махсус төркем билгеләнә. Төяп җибәрү уңышлы башлангач, Чуйковка машинада 1нче Белоруссия фронтына китәргә кирәк була. Василий Иванович шофер Каюм Кәлимуллинны чакыра һәм машинаны ерак рейска әзерләргә һәм бер мең чакрымга бензин алырга приказ бирә.

– Бер мең? – дип кабатлап сорый Каюм һәм башын чайкап куя. Аның тавышында шикләнү ишетелә. – Мин, әлбәттә, приказны үтәячәкмен… Иптәш командующий, юкка бу. Без бит юлда да заправкага туктый алачакбыз. Бердичевта, Винницада яки Житомирда.

Бу җавапка командующий аптырап кала. Ник дигәндә, шофер Каюм, гади генә итеп, изге хәрби серне – армиянең күчеш маршрутын сөйләп бирә бит.

– Уйлап чыгарма әле үз маршрутыңны, – дигән була Чуйков, – приказны үтә.

Каюм аңлавын белдереп, елмаеп куя.

– Кая барырга приказ бирсәгез, шунда барырбыз, – ди ул. – Әмма без кая барачагыбызны беләбез.

Бик еш кына шулай Каюм үзенең хәбәрдарлыгы белән командующиен да хәйран калдыра торган була.

Армия Көньяк-Көнбатыш фронт составында Донбассны, Украинаны, Польшаны азат итүдә катнаша. Сталинград гвардиячеләре каһарманлык юлларын Идел буенда башлап, аны Берлинда тәмамлыйлар. 8нче гвардия армиясенә югары дәрәҗә – Берлинны штурмларга, дошманга соңгы һөҗүм ясарга туры килә.

Фашизмны җиңгәч, Каюм Кәлимуллин Германиядәге оккупация группасында хезмәт итә. Сугыштан кайткач, башта колхозда, аннары машина-трактор станциясендә шофер булып эшли. 1954 елның 3 октябрендә юл һәлакәтендә фаҗигале төстә һәлак була…

Быел Бөек Җиңүгә 75 ел тула. Шул вакыттан бирле күпме язлар килде, күпме сулар акты. Ләкин якыннарыбызга кагылышлы истәлекләр һич уңмыйча, төсләрен җуймыйча саклана. Балтач районының Иске Салавыч авылыннан фронтка киткән һәм сугыш тәмамлангач туган авылына исән-сау әйләнеп кайткан Каюм Кәлимуллин турындагы истәлекләрне дә авылдашлары, якыннары, туганнары һәм инде оныклары кадерләп саклый.

Ләйсән КАРИЕВА,
«Хәтер китабы» Мемориалы хезмәткәре. Казан

tatyash.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*