tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Матур яшәү серләре
Матур яшәү серләре

Матур яшәү серләре

Төмән шәһәрендә яшәүче Зөлфирә Сагитдинкызы белән Газиз Якуб улыТилимбаевларның гомер юлыннан иңгә-иң куеп атлауларына бу көннәрдә 55 ел булды. Ярты гасырдан артык бер сулыш белән сикәлтәле гомер юлыннан пар канат булып, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәгән бу парга якыннары гына түгел, беренчегә күрүчеләр дә сокланып карыйлар. Зөбәрҗәт туйларын билгеләп үткән гаилә тарихлары Зөлфирә апаның туган авылы Турайда башлана.

Төмән районы, Индрәй авылында туып-үскән Газиз абый 9 сыйныфка хәтле Ямбай мәктәбендә укып, интернатта яши. Әти-әниләре якын танышлар булу сәбәпле, ул аларга еш кына кергәләп йөри. Аннары өлкән сыйныфларда укыганда кыз белән егет колхоз кырларында бәрәңге казыганда күрешеп торалар. Чөнки Зөлфирә апа Ямбайда түгел, Төмән шәһәренең Мыс поселогы урта мәктәбендә укыган була. Нәкъ менә бу очрашулар ике яшь йөрәктә бер-берсенә карата җылы хисләр тудыра да. 9 сыйныфны тәмамлагач, Газиз абыйны әнисе колхозга эшкә кертергә уйлый. Әмма белемгә омтылган егет авылда калырга теләми. Энесенең борчылганын күреп Алия апасы Чиләбе өлкәсендәге Копейск шәһәренә тау-сәнәгать училищесына укырга, поездга билет алып, озатып җибәрә. Биредә ул училищены уңышлы тәмамлап, шахтер булып эшләп китә. Ләкин күңеле бу һөнәргә һич тә ятмый, югары хәрби белем алу турында хыяллана. Егет вакытны бушка уздырмыйча, кичке мәктәптә 10 нчы сыйныфны тәмамлый да, Чиләбе хәрби-автомобиль училищесына укырга керә. 3 ел тырышып укып, лейтенант дәрәҗәсен алып чыга. Шул ук елларда Зөлфирә апа да Төмән педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга керә. Тирән белемле, актив комсомолка кулына таныклык алгач, юллама буенча Салаирка урта мәктәбенә эшләргә китә. Бер ел укытканнан соң, 1967 нче елда яшь укытучы кыз хәрби егет белән гөрләтеп туй ясап, егетнең хезмәт иткән шәһәренә юл алалар. Газиз абыйга, хәрби кеше буларак, приказ нигезендә еш кына бер шәһәрдән икенчесенә күчеп йөрергә туры килә. Ә нинди һөнәр иясенә тормышка чыгуын белгән хатын, беркайчан да каршы килмичә, кая җибәрсәләр, шунда китәргә әзер тора. Шулай итеп алар беренче Ростов өлкәсендәге Сальск шәһәрендә төпләнәләр. Аннары Газиз абый хәрби хезмәтен Брянск, Белгород, Архангельск шәһәрләрендә, Мурманск өлкәсе, Яңа Җир, Арктика, Белоруссия якларында үти. Ул хәрби машина йөртүчеләр әзерли. Тилимбаевлар гаиләсендә әти-әниләрен бәхетле итеп уллары Марат белән кызлары Юлия туа. 30 ел хәрби стаж туплап, отставкадагы подполковник 1990 нчы елда гаиләсе белән Төмәнгә кайта. Биредә ул Төмән районы хакимиятендә куркынычсызлык хезмәтендә эшләп китә. Аның хезмәте турында тәфсилләп язып торасы да юк, илебезнең тынычлык чорында «Сугышчан хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнүе үзе үк бик күпне аңлата. Зөлфирә апа да үзенең укытучы квалификациясен югалтмый, һәр яңа шәһәрдә укытучы эшен дәвам итә. Бүгенге көндә дә ул Төмән югары хәрби-инженер команда училищесында эшли.

11 июль көнне Тилимбаевлар гаиләсендә тагын шатлыклы вакыйга булды. Газиз абый үзенең 80 яшьлек юбилеен каршылады. Зөлфирә апа тормыш иптәшен туган көне белән котлап: «Мин үземне бик бәхетле хатын-кыз дип саныйм. Шуңа язмышыма бик рәхмәтлемен. Әгәр тормышны яңадан яшәп булса, Ходайдан үткән тормышымның бер мизгелен дә үзгәртмәвен сорар идем. Газиз – искиткеч ир, әти һәм бабай. Аның исеме дә җисеменә килгән, безнең өчен бик кадерле, ныклы, ышанычлы терәгебез ул. Хезмәте авыр булды, әмма беркайчан да гаиләбез иминлеген икенче планга куймады. Балалар үскәндә дә “хатын-кыз эше” дип тормады, балаларны да карады, өй эшләрендә дә булышты. Ял көннәрдә балалар белән кино, цирк, зоопаркка бару һәм башка күңелле чаралар оештыру аның җаваплылыгында булды. Аннары оныгыбыз Дарья белән мәш килде. Балалар хәзер дә: «Без сезнең кычкырып әрләшкәнегезне беркайчан да ишетмәдек», – дип әйтәләр. Әлбәттә, тормыш булгач, төрле хәлләр дә булгандыр, әмма сабырлык, түземлек, бер-беребезгә булган хөрмәтебез барыннан да өстенрәк иде. Газиз – яхшы күңелле, югары культуралы, бик намуслы, эчкерсез кеше. Нинди генә чарага барсак та, ул һәрвакыт игътибар үзәгендә була. Аның белән беркайчан да, беркемгә дә күңелсез булмый. Шундый тормыш иптәше тәрбияләгән әти-әниебезгә мин һәрвакыт рәхмәтле. Туган көне уңаеннан, гаиләбез белән без аңа корычтай сәламәтлек, парлы, бәхетле озын гомер, имин тормыш телибез», – дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*